Муса Җәлил шигырьләре казакъ телендә. Килегез! Укыгыз!

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 17 апрелендә  Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр» («Муса Джалиль. Избранное: стихи из Моабитской тетради на татарском, русском и казахском языках») җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды.

Бу китап 2019 елда Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә басылып чыккан. Анда Муса Җәлилнең 14 шигыре өч телдә бирелгән. Шигырьләрне казакъ теленә Морат Абдрахманов тәрҗемә иткән булган. Аның вафатыннан соң гаиләсе бу тәрҗемәләрне китап итеп бастырган. Очрашуны Казанда яшәүче казакълар диаспорасы һәм Казакъстанның Нурсолтан шәһәреннән килгән «Дуслык» татар милли-мәдәни үзәге оештырган иде. Чарада Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстандагы казакълар диаспорасы җитәкчесе Сәгыйть Җаксыбаев, татар хатын-кызларының II Бөтендөнья съезды делегатлары, Казанда укучы казакъ студентлары катнашты. Казакъстаннан килгән кунаклар Муса Җәлил шигырьләрен төрле телләрдә сөйләделәр һәм казакъ, татар җырларын җырладылар. 

Бу яңа китап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә дә бүләк ителде. Теләгән һәркем китапханәгә килеп аның белән таныша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International