Әле дә хәтердә...

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

2019 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы конференц-залда (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган «Хәтер белән без мәңгелек!» дип исемләнгән, Бөек Җиңү көненә багышланган чара үткәрде.

Аудитория игътибарына китапханә фондларында сакланучы, Бөек Ватан сугышы каһарманнарының сугыш көннәре һәм батырлыклары турында сөйләүче вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителде. 1945 елның 9 маенда басылып чыккан «Красная Татария» газетасы тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Әлеге номерның беренче битендә фашистлар Германиясенең хәрби капитуляциясе турындагы Акт һәм 9 майны бөтенхалык тантанасы көне — Җиңү Бәйрәме – дип игълан итү турында СССР Югары Советы Президиумы Указы дөнья күргән.

Бу чарада катнашучы өлкән буын вәкиле «Родина» журналында басылган, Бөек Ватан сугышы фронтовигы турындагы мәкаләне укыганда барысы да игътибар белән, тын да алмыйча тыңлады.

Әлеге чараны Георгий тасмасыннан күкрәккә тагылучы билге (брошка) ясау буенча мастер-класс дәвам итте.  Очрашу  барышында катнашучылар Георгий тасмасының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның төсләре нәрсә аңлатуын һәм тасманы ничек дөрес тагарга икәнен белделәр. Чөнки ул модалы аксессуар түгел, ә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт, искә алу һәм рәхмәт билгесе.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International