Сәламәт булыйк!

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районының 18 нче номерлы гимназиясендә белем алучы беренче сыйныф укучылары белән очрашты.

Чараның максаты укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү, аларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү, сәламәтлеккә нәрсә әйбәт йогынты ясый, ә нәрсә зыян китерә дигән сорауларга җавап табу, әлеге проблема буенча актив позиция формалаштыру иде.

Чара барышында сәламәт яшәү рәвешен саклау кагыйдәләре, дөрес туклану турында әңгәмә үткәрелде. Китапханәчеләр спорт темасына багышланган, үзләре белән алып килгән газета һәм журналлардан кызыклы мәкаләләр тәкъдим иттеләр. Дәрес кысаларында хәрәкәтле, интеллектуаль биремнәр дә үтәлде.

Әлеге биремнәрне үтәүдә укучылар актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, беренче медицина ярдәме өчен кирәкле дарулар җыелмасын булдырдылар. Күңел күтәренкелеген саклау максаты белән дәрестә физкультминут та үткәрелде.

Дәрес ахырында сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы, озак һәм бәхетле яшәр өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк һәм бу һәр кешенең үз көчендә дигән нәтиҗә ясалды.

Укучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International