Татарстан Республикасы китапханә хезмәткәрләре өчен семинар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларына һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» бәйгеләренә документлар әзерләү мәсьәләләре буенча семинарлар оештыруга кереште.

2019 елның 16 маендагы тәүге семинарда Татарстанның Лаеш һәм Чистай муниципаль районнарының китапханә хезмәткәрләре катнашты. Китапханәнең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре О. И. Зуева һәм С. Р. Дәүләтшина грантка кергән гаризаларга анализ ясадылар һәм аларны язганда барлыкка килә торган төп проблемаларны һәм хаталарны тикшерделәр.

Семинарда катнашкан китапханәчеләр алган белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм чараның югары профессиональ дәрәҗәдә узуын билгеләделәр.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International