Һөнәр сайлау – җаваплы эш

2019 елның 21 мае, сишәмбе

2019 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Киров районында урнашкан, татарча белем бирүче 15 номерлы гимназиянең 8 сыйныф укучылары белән очрашуда булып кайтты.

2019 ел Президент Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы иң җаваплы адымнарның берсе.

Тормышта үзеңнең дөрес юлыңны табу өчен нишләргә, һөнәр сайлаганда нинди принциплар буенча эш итәргә, сайлау алдында торганда мөмкин булган ялгышлардан ничек сакланырга? Менә шушы һәм тагын бик күп сорауларга җавап эзләделәр китапханәчеләр белән укучылар.

Шулай ук китапханә фондларында сакланучы газета һәм журналлар турында кыскача мәгълүмат бирелде. Очрашу җанлы әңгәмә рәвешендә, бер тында узып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International