Режиссер спектакль куя

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәләр циклын дәвам итә.

Чираттагы күргәзмә режиссер һөнәренә багышлана.

Театр режиссердан башка яши алмый. Режиссер иҗат белән идарә итүче ул, спектакльләрне тудыручы, автор. Сәхнәдә куелачак пьесаны сайлау, актерларга рольләрне бүлеп бирү, сәхнә декорацияләре, нинди музыка яңгыраячагы һәм башкаларны оештыру режиссер вазыйфасына керә.

Иҗади язмышлары рус һәм Совет театрының йөзен билгеләгән төрле буын режиссерлары күргәзмәнең геройлары булып тора. Күргәзмәдә 20 гасырның беренче яртысында рус режиссерлык сәнгатенә нигез салучылар турында сөйләүче китаплар урын алды. К. С. Станиславский актерлык сәнгате законнары системасын булдырды. В. И. Немирович-Данченко актерлык уенына сәхнәдә ышандырырлык уйнарга кирәк дигән үз стилен алып килде. К.С. Станиславскийның яраткан укучысы Е. Б. Вахтангов спектакльләре театр эффекты һәм гротеск белән сокландырды. Станиславскийның тагын бер укучысы -В. Э. Мейерхольд - гадәти булмаган тамаша ясауны беренче урынга куя.  20 гасыр башындагы театр вакыйгалары үзәгендә армый-талмый үзенең сәнгать карашларын  ныклап яклаган тынгысыз экспериментатор А. И Таиров тора.

Күргәзмәнең икенче бүлеге 20 гасырның икенче яртысы режиссерларының өч буынына багышланган. Бу - 60 еллар театрының танылган осталары: О. Ефремов, Ю. Любимов, А. Эфрос, Г. Товстоногов, П. Фоменко һ. б. 70 еллар режиссерлары: М. Захаров, А. Васильев, К. Гинкас,

В. Фокин, М. Левитин, Л. Додин һ. б. 80 нче еллар театр режиссерлары:

С. Женовач, Р. Виктюк, К. Райкин.

Күргәзмәдә шулай ук  21 гасырның танылган режиссерлары К. Серебренников, Е. Гришковец, А. Житинкин, Л. Эренбург, В. Агеев, К. Богомолов, Д. Крымов һ. б. турында китаплар тәкъдим ителә.

 

Күргәзмә сентябрь буе дәвам итәчәк.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International