Яшьләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында.

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 елның сентябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең  уку залында (К. Маркс ур., 36 йорт), вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, “Яшьләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгы” исемле күргәзмә эшли.

Әлеге күргәзмә Россиядә 1998 нче елдан башлап, һәр елның 30 нчы сентябрендә уздырыла торган Интернет көне уңаеннан оештырылды.

Күргәзмәдә гәҗит һәм журналларда басылган информацион технологияләр, аларны тормышка ашыруга бу өлкәдә яңа ачышларга багышланган мәкаләләр урын алган.

Көндәлек тормышка интернетның  көчле дулкын булып килеп керүенә бәйле рәвештә  күргәзмәнең эчтәлеге тагын да актуальләшә.

Интернет кирәкле мәгьлүматны табарга , дуслар белән аралашырга , товар сатып алырга  булыша һәм башка бик күп мөмкинлекләр бирә.

Яшьләр- җәмгыятебезнең бу процесска массакүләм кушылган иң  киң катламы. Интернет челтәрләрендә урнаштырылган мәгьлүматның   һәр вакытта да дөрес һәм төгәл булмавы да мөмкин икәнлеген онытмаска кирәк. Компьютер технологияләре белән артык мавыгу яшьләрнең сәламәтлегенә дә зыянлы булуын  күз тарафыннан җибәрмү зарур.

Күргәзмәнең максаты- яшьләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгы өлкәсендәге проблемаларны тагын бер кат билгеләү, укучыларның  игътибарын заман таләпләренә юнәлтү.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International