Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге тәкъдим итә

2019 елның 6 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Кремль ур., 33 йорт) сентябрь ае дәвамында «Террорчылык – кагыйдәләрсез сугыш» һәм «Эчкечелек: клиника, диагностика, дәвалау, кисәтү» дип аталган тематик күргәзмәләр тәкъдим итә. Әлеге әдәбият киң катлам укучыларга адреслана.

«Терроризм-кагыйдәләрсез сугыш»

 Террор латин теленнән турыдан-туры тәрҗемәдә «куркыныч» дигәнне аңлата. Кешеләрдә курку хисе уяту күп гасырлар дәвамында сәясәтнең көчле коралы булып тора. 20 гасыр ахырыннан терроризм безнең тормышыбызның гадәти фонына әйләнде, соңгы вакытта массакүләм характер алып җәмгыятебез өчен глобаль проблемага әверелде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китап авторлары терроризмның асылын билгеләүнең һәм аны типологизацияләүнең төрле юлларын билгелиләр. Документларда терроризм чыганаклары күрсәтелә, Россиядә һәм чит илләрдә әлеге күренешнең төп үсеш этаплары яктыртыла, терроризмга каршы көрәшүдәге проблемалар анализлана. Кайбер китапларда укучыларга террористик акцияләрдә катнашучыларның фикерләре белән танышырга тәкъдим ителә. Күргәзмәдә шулай ук дөньякүләм террорчылыкның аерым төрләренә (мәгълүмати, психологик, суицидаль терроризм) багышланган китаплар урын алды.

«Эчкечелек: клиника, диагностика, дәвалау, профилактика»

Эчкечелек  - физик һәм психологик яктан алкогольгә бәйлелек ул. Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге шушы темага багышланган китаплар тәкъдим итә.

Эчкечелекне исереклек белән бутарга ярамый. Алкоголизм спиртлы эчемлекләргә тартылу, эчүчелеккә һәвәслек, баш күтәрмичә эчү, ачык чагылган абстинент синдромы барлыкка килү, үз-үзеңне контрольдә тотмау, психик деградация һәм эчке органнарның зарарлануы белән сыйфатлана. Бу процессны кешенең алкоголь кулланудан тулысынча баш тартуы белән генә туктатырга мөмкин. Тәкъдим ителгән китап авторлары начар гадәткә каршы көрәштә медицина ярдәме чараларын күрсәтәләр. Шулай ук традицион булмаган дәвалау алымнарын тәкъдим итүче басмалар белән дә таныша аласыз.. Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм, бигрәк тә яшьләрне эчүчелектән саклау, кисәтү буенча китаплар аерым игътибарга лаек.

Күргәзмә 11 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья аеклык көненә багышланган.

Рәхим итегез !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International