«Терроризмның йөзе бармы?»

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36) вакытлы матбугат бүлеге тарафыннан әзерләнгән «Терроризмның йөзе бармы?» исемле күргәзмә эшли башлады.

Бу күргәзмә «Татарстан Республикасында 2017–2020 елларда террорчылыкны һәм экстремистлыкны кисәтү» программасы кысаларында Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне уңае белән оештырылды.

Күргәзмәдә Татарстанның күпмилләтле халкы арасындагы дуслык-татулыкны ныгытуга багышланган, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы юнәлтелгән аеруча мөһим мәкаләләр басылган «Наш дом Татарстан», «Дружба народов», «Закон и право», «Азия и Африка сегодня», «История государства и права», «Российская юстиция», «Идел», «Казанские ведомости», «Шәһри Казан» һ. б. газета һәм журналлар урын алды.

Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр эшли.

Рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International