«Илһам чишмәм син – Нурсөям!»

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

2019 елның 25 октябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Ногай» кунакханәләр комплексының «Тукай» конференцияләр залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 19 йорт) Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш иптәше, үзенең бөтен тормышын сөекле хәләл җефетенә багышлаган Нурсөя ханым Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан, «Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздыра.

Танылган шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туган. Өч елдан артык «Татнефть» берләшмәсендә монтёр булып эшләгәч, хәрби хезмәткә чакырылган. Укчы радистлар мәктәбендә укыган һәм шунда фаҗигагә юлыккан. Гомер буе урында хәрәкәтсез ятса да, ул төшенкелеккә бирелми, күңелендәге уй-фикерләрен шигъри юлларга, чәчмә һәм драма әсәрләренә сала. Фәнис Яруллинның илһамчысы, язган әсәрләрен иң беренче булып ишетүче, таянычы һәм саклаучы фәрештәсе, аның хәләл җефете Нурсөя ханым һәрчак сөекле иренә ныклы терәк булып яши. Аларның мәхәббәте, авыр сынауларга бирешмичә, күпләргә үрнәк булып озак еллар дәвам итә. Фәнис Яруллинны рухландырып, көч биреп торган кеше ул Нурсөя ханым. Аның үзенә дә дәүләт бүләге – Татарстанның «Фидакяр хезмәт өчен» медале бирелде.

«Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әлеге әдәби-музыкаль кичәдә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарны якыннан белгән замандашлары, иҗатташлары, Баулы төбәгеннән килгән якташлары, әдипләр һәм журналистлар, танылган җырчылар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашачак.

Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International