2019 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының 1 курс студентлары белән «Патент тикшеренүләре» темасына гамәли дәрес узды.
Патентлар бүлегенең баш китапханәчесе В.В. Бикбаева чара барышында гамәлдәге 15.011–96 ГОСТ Р нигезендә патент тикшеренүләре үткәрү мәсьәләләрен ачыклады. Студентлар белән берлектә Россия Федерациясендә патент мәгълүмат системасы, уйлап табуларның патент документларын эзләүдә төп этаплар каралды. Шулай ук зур игътибар фәнни-техник һәм проект-конструкторлык эшләнмәләренең нәтиҗәләре турында мәгълүматлар тупланган патент документлары, сәнәгать үрнәге һәм товар билгесе, расланган уйлап табулар белән эшләүнең гамәли күнекмәләренә бирелде.