ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт),  халык шагыйре Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена  багышлап, «Яшьтәше мин барча кешеләрнең» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.

2017 нче елның 11 нче гыйнварында Татарстан Язучылар берлегенең Зур залында татар язучылары һәм китапханәчеләрнең иҗади очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре, Мәдәният һәм сәнгать тармагы белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты тыңлаучылары катнашты. Соңгылары «Муниципаль китапханә шартларында матур әдәбият – китап укуны алга этәрү объекты» дигән уку программасын үзләштерүчеләр иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International