Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында июнь ае дәвамында «Ихлас күңел белән керик табигатькә» дип аталган күргәзмә эшли. Ул һәр елның 5 нче июнендә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья әйләнә -тирә мохит көненә багышланган.
Рязань өлкә фәнни китапханәсе, Россия Фәннәр академиясе белән берлектә, «Сергей Есенин Россиядә һәм дөньяда» дигән мәгълүмат базасы төзү эшенә керешкән. Шуны безнең республикада, бигрәк тә татар телендә басылып чыккан материаллар белән баетуда ярдәм сорап, Рязаньдагы һөнәрдәшләр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә мөрәҗәгать итте.