«Сирәк китаплар коллекциясе дөньясында» китап күргәзмәсе

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстан Милли китапханәсенең классик уку залында «Сирәк китаплар коллекциясе дөньясында» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге экспозиция кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында сакланучы аерым документлар коллекциясен ача.

Күргәзмәдә И. А. Второв, И. А. Сахаров. Афанасьевлар гаиләсе, миниатюр китаплар коллекциясеннән аерым нөсхәләр, рус иске басма китаплар коллекциясе (1830 нчы елга кадәр) һәм туган якны өйрәнү фондыннан аерым документлар күрсәтелде. Григорий Иванович Мешков коллекциясе кулъязмалары – күргәзмә бизәге булып тора.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләп әзерләнгән һәм Казанның Пушкин урамы, 86 нчы йортында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International