Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына – 200 ел

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә рус шагыйре, язучы Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 200 ел тулуга багышланган күргәзмә куелды. Ул октябрь ае дәвамында эшлиячәк. Күргәзмәдә бөек шагыйрь турындагы бүлек фондында булган мәгълүмати чыганаклар: «Лермонтов энциклопедиясе», «Әдәби геройлар энциклопедиясе», сүзлекләр, белешмәлекләр, шагыйрь турындагы библиографик күрсәткечләр һ. б. урын алды.
Кыска гына гомерендә ул бөек шагыйрьләр рәтенә керерелек әсәрләр иҗат итеп калдырган. Лермонтовның иң мәшһүр әсәрләре: «Бородино», «Герой нашего времени», «Демон», «Маскарад», «Мцыри». Ул шулай ук рәсем сәнгатен дә үз иткән, музыкаль яктан да бик сәләтле булып, үз шигырьләренә көйләр иҗат иткән.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International