Китапханәгә – авылдаш әдип исеме

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Кукмара районы Байлангар авылы китапханәсенә танылган журналист, язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиев исеме бирелде. Шушы уңай белән әлеге китапханә урнашкан мәдәният йортында истәлек тактасы ачу тантанасы һәм якташ әдип иҗатына багышланган кичә булды.

Тәлгат Нәҗмиевнең гаиләсе, иҗатташ дуслары, якташ язучылар, хезмәттәшләре, Саба һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән кунаклар, аның исемен йөртәчәк китапханә белән җентекләп танышканнан соң, зал тутырып килгән авыл халкы, Байлангар мәктәбе укучылары, районның башка авылларыннан җыелган китапханәчеләр, укытучылар белән очрашты. Монда Тәлгат Самат улы турында бик күп истәлекләр барланды, шигырьләр укылды, җырлар яңгырады, китапханәгә бүләккә китаплар тапшырылды.

Кукмара районы Мәдәният бүлеге һәм Үзәк китапханәсе оештырган әлеге чараларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре ­– фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллин катнашты. Алар да кичәдә чыгыш ясап, Тәлгат Нәҗмиев шәхесенә бәйле җылы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Мәгълүмат өчен:

Язучы, журналист, публицист Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 нче елда Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туган. Авылдашлары хәтерендә балачагыннан ук игелекле, ярдәмчел, яшьтәшләрен күркәм гамәлләргә әйдәүче, нәфис сүзгә маһир, мәзәкчел, сәхнәгә тартылучы, тел-әдәбиятны яратучы буларак саклана. Туган авылы мәктәбендә укыган, Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә урта белем алган, 1969–1972 нче елларда армия сафларында хезмәт иткән, хәрби хезмәтенә кадәр һәм аннан соң Саба районының мәдәният оешмаларында эшләгән, радиотапшырулар оештырган. 1979 нчы елда Казан университетын тәмамлаганнан соң озак еллар (1981–2008) Татарстанның Саба районы газетасында баш мөхәррир булган. Көндәлек матбугатта басылган күпсанлы мәкаләләр һәм төбәк тарихына, аның күренекле шәхесләренә багышланган, үзенең публицистик язмалары, кыска хикәяләре, мәзәкләре, җирле иҗатчыларның шигъри әсәрләре тупланган, хаҗга сәфәрен тасвирлаган 15 китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2001), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), республика Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге премиясе (2002) һәм «Бәллүр каләм» бүләге иясе. 2014 нче елның октябрь аенда вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International