Ренат Ибраһимов китабын тәкъдир итте

2017 елның 25 феврале, шимбә

2017 елның 24 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган китабын тәкъдир итүгә багышланган иҗат кичәсе булды.

Ренат Ибраһимовны халкыбыз күпкырлы шәхес һәм талант иясе буларак белә. Шуңа күрә дә әлеге очрашуга зал тутырып артистның иҗатташ дуслары, республикабызның талантлы шәхесләре, китап һәм җыр сөюче тамашачылар җыелды. Тыңлаучыларга тәкъдим ителгән иҗади программа күренекле мәдәни вакыйгага әйләнде. Р.Ибраһимов хатирәләр рәвешендәге кыска, әмма гаҗәеп тирән эчтәлекле хикәятләре тупланган китабы белән таныштырды һәм китапның аудио вариантыннан өзекләр тыңлатты. Китабында автор катлаулы да, җиңүле-шөһрәтле дә иҗат юлы, сәхнәләрдә башкарган әсәрләре, яраткан татар һәм рус халык җырлары турында сөйли. Әти-әнисе, иҗатташлары белән бәйле истәлекләр, үзенең җыр өлкәсендәге эшчәнлеген, шулай ук дини карашларын-гамәлләрен тасвирлаган өлешләр үзара оста яраштырылып, мавыктыргыч итеп язылган.

 Кичә барышында артист күптән популярлык казанган һәм репертуарына яңа алынган җырларын да башкарды. Тамашачы аларны алкышларга күмде.  

Шагыйрь Разил Вәлиев Ринат Ибрагимов белән бәйле истәлекле вакыйгаларны сөйләде һәм Милли китапханәнең «Шәрәфле укучы» таныклыгын тапшырды.

Ренат Ибраһимовның иҗатына гашыйк тамашачылар, кичә тәмам булганнан соң да тиз генә таралмыйча, автордан китабына култамга алу өчен янына җыелды. Артистның үзе катнашындагы иҗат кичәсе һәм дөнья күргән китабы бу көнне киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булды.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International