Кукмарада – Ибраһим Гази укулары

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

   2017 нче елның 27 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районының «Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» үткәргән төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашты.

Мәктәпләрдә укучы балаларның игътибарын язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Гази шәхесенә, аның тормыш һәм иҗат юлына, әсәрләренә һәм хезмәтләренә, әдәбият тарихындагы роленә юнәлтү, аңа багышланган фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту; балаларда туган халкыбыз, туган төбәгебез, аның тарихы, шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү; сәләтле укучыларны барлау, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү максатыннан Кукмара муниципаль районының «Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы», Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Кукмара туган якны өйрәнү музее белән берлектә, совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле – проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан, төбәкара фәнни-тикшеренү укулары оештырды.

Укулар конкурс-бәйге рәвешендә ике турда узды. Беренче, ягъни сайлап алу турына Татарстан Республикасының Кукмара, Саба, Балтач, Питрәч, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Алабуга, Азнакай, Әлмәт, Мамадыш районнары, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук Киров өлкәсенең Малмыж районы мәктәпләрендә укучы һәм китапханәләрендә шөгыльләнүче балалардан барлыгы 135 эш килде. Кукмара үзәк китапханәсе һәм туган якны өйрәнү музее белгечләре аларның яхшы сыйфатта һәм тирән эчтәлек белән башкарылганнарын икенче турга үткәрде.

Икенче, ягъни йомгаклау туры, эшләре сайлап алынган укучылар һәм аларның җитәкчеләре (укытучылар һәм китапханәчеләр) катнашында, өч юнәлештә үтте. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин Ибраһим Гази иҗатына багышланган секцияне; Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре – фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев якташ язучылар иҗатын чагылдыручы секцияне; татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Җомаголова И.Гази һәм якташ язучылар әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле сөйләү секциясен җитәкләделәр. Алар, жюри әгъзалары буларак, җиңүчеләрне билгеләделәр, дипломнар һәм китаплар белән бүләкләделәр. Барлык катнашучыларга да сертификат тапшырылды.

Кыскача белешмә:

Язучы Ибраһим Гази (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев ) 1907 елның 4 февралендә Татарстанның Тәтеш өязе (хәзер Кама Тамагы районы) Олы (Иске) Карамалы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик иртә ятим кала һәм 1919–1924 елларда Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә. Шунда урта белем алып, актив җәмәгать эшен башлый. 1924 елда Казандагы өлкә партия мәктәбенә укырга керә. 1926 елда башта комсомолның Кукмара волость комитеты секретаре, аннары Мамадыш кантоны комитеты секретаре вазыйфаларын башкара. Әлеге чорда И.Гази, Кукмарадагы киез итек фабрикасы яшьләре тормышына багышлап, «Көмеш сулы Нурминкә» һәм «Бригадир кыз» әсәрләрен иҗат итә. 1929–1931 елларда комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында мөхәррир вазифаларын башкара. Шул елларда аның иҗади эшчәнлеге башлана. 1932 елдан ул – Татарстан дәүләт нәшриятында редактор. 1943 елдан И.Гази фронт газеталарында хәрби корреспон­дент булып хезмәт итә, күпсанлы очеркларын, кыска хикәяләрен, «Алар өчәү иде» исемле повестен яза. Сугыштан соң Татарстан китап нәшриятында, «Азат хатын», «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. И. Гази иҗатының иң югары ноктасы Ватан сугышыннан соңгы елларга туры килә: «Алмагачлар чәчәк ата» (1950) повестен, «Гади кешеләр» (1955) романын, «Онытылмас еллар» (1949–1966) әсәрләрен иҗат итә. Аңа «Онытылмас еллар» трилогиясе өчен 1969 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. И.Гази публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр дә яза. Татар теленә А.П.Чехов, М.Горький, М.Е.Салтыков-Щедрин, Г.Мопассан, Э.Золя һәм башкаларның хикәяләрен тәрҗемә итә. Ибраһим Гази – зур иҗтимагый-сәяси эш алып барган язучы. Ул 1968 елдан 1971 елга кадәр ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең рәисе була. И.Гази 1971 елның 21 февралендә вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International