Исламия Мәхмүтова белән очрашу

2017 елның 21 марты, сишәмбе

2017 нче елның 20 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын кабул итте. Әлеге кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова белән очрашуга һәм аның «Мәхәббәт чишмәсе» китабын тәкъдир итүгә багышланды. 

Кичәне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова ачып җибәрде һәм китапханә исеменнән котлап, Исламия Мәхмүтовага затлы китап бүләк итте.Тамашачылар артистканың бай иҗат юлы, тормышы турында чыгышын бик яратып кабул иттеләр. Кичәнең алып баручысы, артистканың сәхнәдәше Зөфәр Харисов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәхнәдә бергә узган еллары турында кызыклы истәлекләре белән уртаклашты. Очрашу спектакльләрдән өзекләр, концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Залда утыручы күпсанлы тамашачылар соравы буенча, Исламия Мәхмүтова үзенә театр сәнгатендә халык арасында танылу алып килгән «Кыр казлары артыннан» җырын башкарды.

Артистканың кызы һәм кияве, Тинчурин театрының танылган артистлары, Лилия Мәхмүтова белән Ринат Шәмсетдинов тәкъдим иткән спектакльләрдән өзекләр, кичәгә тагын да ямь өстәде. Килгән кунаклар Ринат Шәмсетдиновның курайда дәртле көйләр уйнавын бик җылы кабул иттеләр.

Исламия Мәхмүтова Милли китапханәгә һәм залда утырган, кызыклы сорау бирүче кунакларга берничә данә китабын бүләк итте. Кичә ахырында актрисаның талантына гашыйк тамашачылар, Исламия Мәхмүтованы көчле алкышлар белән хөрмәтләделәр һәм аның янына култамга алып калырга ашыктылар. Танылган актрисаның култамгасы куелган китап һәм афиша китапханә фондларында лаеклы урынын алыр, һәр теләгән кеше китаптан Исламия Мәхмүтованың тормышы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат таба алыр. Очрашу бик җанлы һәм җылы рухта узды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International