Халык шагыйре Разил Вәлиевкә 70 яшь

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

  2017 нче елның 3 нче апрелендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры бинасында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, язучы Разил Вәлиевкә 70 яшь тулуга багышланган кичә булды.

Әлеге кичәдә чакырылган кунакларның чыгыш-котлаулары шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкару белән аралашып барды. Шулай ук әдипнең якташлары катнашуы да аңа аерым бер рухи күтәренкелек, үзенчәлекле ямь өстәде.

Кичәне оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнашты. Театр фойесында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Разил Вәлиев: Минем чорым – минем җырым» дигән зур китап күргәзмәсе куйды.

Күргәзмә «Минем чорым – минем җырым», «Мәдәниятебезне саклаучы һәм яклаучы», «Тәрҗемәләр: дөньяны таныту, дөньяга танылу», «Җырчы шагыйрь», «Әдип иҗатына зур бәя» дигән бүлекләрдән торды. Әлеге кичәдә катнашучыларның күбесе әдипнең киң колачлы иҗатын һәм эшчәнлеген тулаем күзалларга мөмкинлек бирүче күргәзмәне зур кызыксыну белән карады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International