Милли китапханә Татарстан халыклары съездында

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 22 нче апрелендә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан халыклары вәкилләренең III нче съезды булды. Республикабызда 100 дән артык милләт вәкиле яши, алар барлыгы 36 милли-мәдәни автономиягә берләшкән.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әлеге олы форумда катнашучыларга кызыклы һәм бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмә витриналарына китапханә фондларында сакланучы, төбәгебездә электән үк яшәүче халыклар турында XIX гасырда һәм XX гасыр башында нәшер ителгән, бүгенгә кадәр актуальлеген югалтмаган, әмма бик сирәк нөсхәләрдә генә калган, шулай ук хәзерге вакытта басылган затлы, киң мәгълүматлы, матур бизәлешле китаплар урын алды. Алар Идел буенда яшәүче халыкларның – татарларның, русларның, чувашларның, мариларның, удмуртларның, мордваларның һ.б. тарихын, мәдәниятен, телен, әдәбиятын, этнографиясен, гореф-гадәтләрен чагылдыра.

Съезд кунаклары күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International