«Лирик әдәби тәрҗемә» остаханәсе

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Россия шәһәрләре буйлап сәяхәте кысаларында алман авторы һәм тәрҗемәче Марко Элерт 2017 елның 25-27 апреле көннәре дәвамында Казанда булды.

27 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит илләр әдәбияты бүлегендәге Алман уку залында лирик тәрҗемә буенча мастер-класс (остаханә) үтте. Макс Планка институтында (Алман иле) эшләүче дипломлы программист Марко Элерт модератор буларак чыгыш ясады. Марко буш вакытында яраткан рус җырларын алман теленә тәрҗемә итеп, аларны үзе гитарада уйнап башкара икән.

Мастер-класста алман телен чит ил теле буларак өйрәнүче студентлар, укучылар, шулай ук укытучылар катнашты. Дүрт сәгатьлек остаханә кысаларында катнашучылар җырларны тәрҗемә итү алымнарын өйрәнделәр. Шулай ук практик өлештә алман поэзиясен рус теленә тәрҗемә итеп карадылар. Мастер-класс ахырында алман шигыренең Элертка бәяләү өчен алдан җибәрелгән иң яхшы тәрҗемәсе конкурсына йомгак ясалды. Җиңүче махсус бүләк алып, калган катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды. Шулай ук барлык катнашучылырга Гёте исемендәге Алман мәдәни үзәгәненнән сертификатлар бирелде.

Марко Элерт 1973 елда Потсдам шәһәрендә туган. Хәзер Макс Планка институтында эшли. Барнаул шәһәрендәге Алтай университетында белем алып, рус телен үзләштергән. Гёте исемендәге Алман мәдәни үзәге белән берлектә күп чараларның оештыручысы булып тора.

Әлеге чараның оештыручылары Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит илләр әдәбияты бүлеге һәм Гёте исемендәге Алман мәдәни үзәге (Мәскәү шәһәре) булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International