Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең филиал бинасы ачылды

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 11 нче мае көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Карл Маркс урамындагы 36 нчы йортта урнашкан филиал бинасы төзекләндерү эшләреннән соң кабат үз ишекләрен ачты. Китапханәнең Чит телләрдәге әдәбият бүлеге, Алман уку залы, Интернет-үзәк, Вакытлы матбугат бүлеге, Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Мәгълүмати һәм китапханә технологияләре бүлеге, Патентлар бүлеге, шулай ук файдаланучыларга турыдан-туры хезмәт күрсәтми торган эчке бүлекләр – Халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлеге, Республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсе, Фәнни-методик бүлек, Компьютерлаштыру һәм автоматлаштыру бүлеге, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге яңадан тулы куәтләренә эшли башлады.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International