Гомумроссия китапханәләр көне белән!

2017 елның 26 мае, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры С.Р. Җиһаншина 27 май – Гомумроссия китапханәләр көне уңае белән барлык китапханәчеләргә үзенең котлавын юллый. Котлауда мондый юллар бар:

Хөрмәтле һөнәрдәшләр!

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре исеменнән һөнәри бәйрәмебез – Гомумроссия Китапханәләр көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Китапханә – чын мәгънәсендә гыйлем хәзинәсе, кешелек ачышларының чыганагы, җәмгыять үсешенең аерылгысыз өлеше. Бүген китапханәләр мәгърифәт, уку-укыту, мәдәният, мәгълүмат бирү өлкәсендә аеруча мөһим вазыйфалар башкара, шул рәвешчә халыкның аң-белемгә ихтыяҗын канәгатьләндерә һәм җәмгыятебезнең бөтенлеген ныгыта. Монда үз эшен яхшы белүче, зыялы, һөнәренә тугърылыклы кешеләр хезмәт куя, аларның тырышлыгы белән китапханәләр югары нәтиҗәләргә ирешә.

Бәйрәм уңае белән Сезгә яңа иҗади ачышлар һәм казанышлар, нык сәламәтлек, бәхет телибез! Һәрбер көнегез якты һәм куанычлы булсын!

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International