Милли китапханә «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

2017 нче елның 3 нче–6 нчы июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Мәскәүдә ел саен уздырыла торган «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнашты. Дүрт көн дәвамында Кызыл мәйдан искитәрлек зур әдәби утрауга, гадәти булмаган мәдәни кырга әверелеп торды.

Быел фестиваль өченче тапкыр үткәрелде һәм өчесе дә илнең китап укырга яратучы халкында зур кызыксыну тудырды, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Быел биредә 400 дән артык нәшрият бергә җыелган иде, китап җыены кысаларында 500 ләп мәдәни чара узды. Фестивальне Роспечать Башлыгы Михаил Сеславинский ачты, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин үз чыгышында күпләрнең элегрәк кәгазь китаптан аерылып Интернетка күчүләрен, ләкин хәзер китапның яңадан сатуга әйләнеп кайтуын, күбрәк кешегә барып җитү мөмкинлекләре артуын ассызыклап әйтте.

Татарстан нәшриятлары һәм ТР Милли китапханәсе «Россия төбәкләре» мәйданчыгында эшләде, быел күргәзмә-ярминкәгә илнең 50 төбәгеннән 80 нәшрият килгән иде. Китапханә элекке елларда да фестивальдә катнашып килде, Казанда басылып чыккан, туган якны өйрәнүгә караган кызыклы, затлы, эчтәлекле, әһәмиятле китаплар белән быел да мәскәүлеләрне сөендерде. Әлбәттә, башкала халкын шаккаттыру авыр, әмма китап сатып алучылар күп булды.

Фестивальнең мәдәни программасы кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 3 нче июнь көнне «Россия төбәкләре» мәйданчыгы лекториенда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов белән очрашу оештырды. Мәшһүр җырчы «Тормыш диңгезе буйлап» дип аталган әлеге иҗат кичәсендә үзенең «Сайланмалар» дигән, инде җәмәгатьчелектә шактый танылу алган китабын тәкъдим итте. Кичәдә тамашачылар артистның үткән тормышы хакындагы уй-фикерләрен ишеттеләр, китабыннан өзекләр укуын тыңладылар. Әлбәттә, аның башкаруында җырлар да яңгырады. Очрашу дәвамында артистны, китап авторын күп тапкыр алкышларга күмделәр, күңелләрен күтәргән, искиткеч матур мизгелләр бүләк иткән өчен рәхмәт әйттеләр, җырлавына бердәм кушылып утырдылар. Ахырда китапка автордан култамга алырга теләүчеләр чираты тезелде.

Фестиваль 6 нчы июньдә Александр Сергеевич Пушкинның туган көнен бәйрәм итү белән тәмамланды. Ябылу тантанасында олы кунаклардан Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Мәскәүнең мәдәният департаменты башлыгы Александр Кибовский катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International