«Казан утлары»на – 95. Котлыйбыз!

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Татар әдәбиятының һәм матбугатының иң өлкән әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басмасы булган «Казан утлары» журналына 95 ел тулу уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелеге редакциягә котлау хаты юллады. Анда мондый юллар бар:

                                                                   «Казан утлары» журналы редакциясенә.

                                                                                       Кадерле дуслар!

«Казан утлары» – халкыбыз яратып укый торган иң өлкән әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналларның берсе. Ул Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле тарафларында яшәгән татар халкына, шулай ук башка төрки милләтләр вәкилләренә дә хезмәт итүне үзенә максат итеп ала һәм бер гасырга якын шушы максатны тормышка ашыру юлында эшли.

Яраткан журналыбыз «Казан утлары»ның чыга башлавына 95 ел тулу уңае белән редакция хезмәткәрләрен, аның авторларын, журнал укучыларны – барлык әдәбият сөючеләрне – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән чын күңелдән котлыйбыз!

Журнал битләрендә әдипләрнең яңа язылган иң яхшы әсәрләре дөнья күрә. Шулай ук басма тугандаш халыклар әдәбияты һәм чит илләрдәге язучыларның әсәрләре белән дә даими таныштырып килә. Соңгы елларда яшь каләм ияләренең иҗатына да игътибар артты. Алар өчен яңа рубрикалар ачыла, конкурслар оештырыла, әсәрләре анализлана.

«Казан утлары», матур әдәбияттан тыш, әдәбият, тарих, тел белеме фәннәренә кагылышлы мәкаләләрне бастыра; әдәби-мәдәни тормышыбызны, рәссамнар, композиторлар, артистлар, гомумән, сәнгать әһелләре иҗатын да яктырта.

Безнең китапханә элек-электән үк «Казан утлары» редакциясе белән үзара эшлекле элемтәдә яши.  Журналның чыга башлавыннан алып барлык саннары диярлек фондларыбызда саклана, алардан файдалану өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Соңгы елларда китапханә журналның 95 еллык төпләмәләренең тулы текстлы электрон күчермәсен булдыруда зур эш башкарды. «Казан утлары» да безнең эшчәнлекне үз сәхифәләрендә әледән-әле яктыртып тора.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән редакция хезмәткәрләренә, каләм осталарына зурдан-зур иҗат уңышлары телибез. Киләчәктә дә файдалы дуслыгыбыз, күңелле очрашуларыбыз дәвам итсен!

                                                                                                                                                                                                                                                                         Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International