Корылтайны каршылап...

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

2017 нче елның 2–6 нчы август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI нчы корылтае узачак. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Татарлар хәзерге дөньяда» дип аталган кызыклы һәм бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

Күргәзмә витриналарында китапханә фондларында сакланучы, Татарстаннан читтә гомер итүче татарлар турында хәзерге вакытта нәшер ителгән киң мәгълүматлы, зәвык белән бизәлгән китаплар урын алды. Әлеге хезмәтләрдә төрле сәбәпләр аркасында туган җирләрен ташлап чит илләргә күченеп китәргә мәҗбүр ителгән милләттәшләребезнең мөһаҗирлек язмышы да киң яктыртыла.

Күргәзмә белән Милли китапханәнең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) танышырга мөмкин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International