Нәкый Исәнбәт. Биобиблиографик белешмәлек


 
Биобиблиографик белешмәлекнең чираттагысы ХХ йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәкый Исәнбәтнең (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров, 1899-1992) тууына 115 ел тулу уңаеннан төзелде.

Әдип турындагы материаллар 8 бүлеккә туплап бирелде. Биредә аның тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, фотоархив, сценарийлар, презентацияләр, методик материаллар, видеоматериаллар, аңа багышланган шигырьләр, әдипнең әсәрләре белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Н. Исәнбәтнең китаплары, аның турындагы басмалар, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

Интернетта Н. Исәнбәткә багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Н. Исәнбәтнең тәрҗемәи хәле Н. Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты турында

Фотоархив

Видеоматериаллар

Н. Исәнбәт әсәрләре

Н. Исәнбәткә багышланган шигырьләр

Н. Исәнбәткә багышланган сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International