Мансур Мозаффаров (1902-1966)

Чыганак: http://www.gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=view&id=819

Мозаффаров Мансур Әхмәт улы - композитор, Г.Тукай һәм М.Вахитов истәлекләренә багышланган симфоник поэмалары өчен 1959 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Мансур Әхмәт улы Мозаффаров – композитор, укытучы – 1902 елның 6 мартында Казанда дөньяга килә. Иҗатын милли инструменталь ансамбльләрдә катнашучы буларак башлый. 1931 елда Мәскәү консерваториясе этнография булегенең А. Александров композиция сыйныфында тәмамлый. 1945 елдан башлап Казан консерваториясендә белем бирә; 1949-1961 елларда композиция кафедрасын җитәкли. Төрле елларда ул радиода, Татар опера һәм балет театрында иҗадый эш алып бара.
М. Мозаффаровның композиторлык мирасы бик киң: фольклор көйләрне эшкәртү үрнәкләре, оригиналь җырлар, җыр-романслардан башлап масштаблы опера, симфоник поэма, инструменталь концертлар жанрындагы югары сәнгать әсәрләренә кадәр.
М. Фәйзи драмасына язылган һәм Ә. Ерикәйнең либреттосы (премьерасы 1940 елда Татар опера һәм балет театрында була) язылган М. Мозаффаровның “Галиябану” операсы һәм А. Фәйзинең “Зөлхәбирә” либреттосы әсәрләре татар опера сәнгатендә лирик-көндәлек һәм лирик-психологик тема күтәргән яңа юнәлештәге әсәрләр булып тора. Әлеге операларның үзенчәлеге – милли җыр мирасына таяну. “Галиябану” әсәрендә күбесенчә халык авыз иҗаты кулланылган булса, “Зөлхәбирә”дә татар халкының милли музыка мирасына традицион көйне интонация һәм ритмик яктан баету, музыкаль күренешне драмалаштыру зур урын алып тора.
М. Мозаффаров иҗатында татар халкының бөек уллары Г. Тукай һәм М. Вахитовка багышланган программалы симфоник поэмалар игътибарга лаек. Аларда композитор татар музыка сәнгатендә беренче тапкыр тарихи шәхесләрнең ышандыргыч образларын барлыкка китерә, кеше һәм җәмгыять, шагыйрь һәм халык кебек авыр темалар күтәрә. Әлеге поэмаларда композитор программалыкның гомуми төренә, аның үзенчәлекләрен милли материал белән үреп, мөрәҗәгать итә.
М.Мозаффаров беренче тапкыр татар музыка сәнгатендә күңелгә үтеп керерлек лирикасы һәм моңлылыгы бәрабәренә концерт репертуарында төпле урын алган скрипка концерты жанрындагы әсәрләр иҗат итә. Гомумән композиторның симфоник иншалары драматургиянең тулылыгы һәм тәгаенлыгы, милли җырның үзенчәлекләрен чагылдыру һәм традицион инструменталь көйгә салуы һәм татар милли музыкаль инструментларына таянуы белән аерыла.
М. Мозаффаров иҗатының зур бер өлешен вокаль музыка тәшкил итә. Композиторның тема һәм характер ягыннан төрле җырлары интонация рәтенең яңалыгы, якты лиризм, шигырь ритмикасына җиңел үтеп керүе, ачык чагылышлы көе, интонация һәм гармония ягыннан байлылыгы белән аерылып тора. Мәсәлән, Ә. Ерикәй шигыренә язылган “Яшь егетләр”, М. Җәлил шигыренә язылган “Җиләк җыйганда”, Ә.Ерикәй шигыренә язылган “Кызлар җыры” һ.б. Аеруча М. Мозаффаровның гражданлык, патриотик тематикасына караган җырлары аерылып тора. Ә.Ерикәй шигыренә язылган “Поход” җыры, Г. Кутуй шигыренә “Туган ил”, Ә. Исхак шигыренә “Идел турында җыр” һ.б. – шундыйлардан.
М. Мозаффаров иҗатында вокаль лириканың үзенә бер төрле, куплетлылык белән мелодик образны, зәвыклы гадилекне фактураның детальләрен дә җентекләп карап чыгуны туплаган вокаль лирик җыр-романс формалаштыра. Ә.Ерикәй шигыренә “Тын бакчада”, М. Садри шигыренә “Җырла сандугач”, С. Хәким шигыренә “Башка берни кирәкми” һ.б. әсәрләрне әйтеп китәргә була.
Композитор музыка мәктәпләре репертуарына кергән балалар өчен әсәрләр иҗат итүгә дә зур игътибар бирә. М.Мозаффаров татар музыка фольклорына зур өлеш кертә. Композитор яздырган татар көйләре милли һәм музыкаль материалга сакчыл һәм иҗади якын килү белән аерыла. Композитор йөздән артык татар фольклор музыка үрнәкләре яздырган. 1964 елда дөнья күргән җыентыкта милли музыка мирасын туплаган. Ул җыентык иҗади һәм уку практикасында әле дә актуаль.
М. Мозаффаров төрле вокаль һәм инструменталь төркемнәр өчен зур күләмдә татар милли көйләрен эшкәртә. Алар үзенчәлекле милли көйне классик фактур-гармонияле ысулларны табигый бәйләү, милли башкаруның төгәл бирелеше белән характерлана. Аеруча сәнгати мөһим хор эшкәртүләрен – озын көйләрне әйтеп узарга кирәк: “Салкын чишмә”, “Әллүки”, “Сакмар” һ.б.
М. Мозаффаров яңача профессиональ музыкага нигез салучыларның берсе санала. Композитор иҗатының чишмә башы тирән милли характерда. Композитор классик музыка формаларында табигый рәвештә татар музыкаль фольклор иҗатына хас булган хасиятләргә башка мәгънә өстәде һәм шуның белән халыкның традицион мелодик фикер йөртешен киңәйтте. М.Мозаффаровның музыкасы аның яңача карашлы сәләтле, демократик фикерле шәхес булуын ача, аның халык лирикасына мөрәҗәгать итүе милли көйне эпик, драматик, гомум-фәлсәфи яктан баетуы үз урынын табарга ярдәм итә.
Композитор мактаулы исемнәргә лаек була: ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950), ТАССРның халык артисты (1964), ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1959).

Әсәрләре:

Музыкаль-сәхнә әсәрләре: М. Фәйзи драмасына, Ә.Ерикәй либреттосына язылган “Галиябану” операсы (1940, 2нче ред. 1966); “Зөлхәбирә” (1943, 2нче ред. 1944);
Симфоник әсәрләр: Симфония (1944); Симфионетта (1945); “Г. Тукайга багышлап” (1952); “М. Вахитовка багышлап” (1956) симфоник поэмалары; скрипка белән оркестрга ике концерт (1959, 1962);
Вокаль-симфоник: Х. Вахит шигырьләренә “Бәхеткә юл”, “Чәчәк ат, Татарстан” кантаталары (1950, 1956);
Камера-инструменталь: инструменталь әсәрләр.
Вокаль әсәрләр: татар халык җырларын эшкәрткән көйләр (йөздән артык), җыр һәм романслар.
Әдәбият: Таубе Н. Мансур Музафаров / Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957; Нигъмәтҗанов М. Н. Мансур Музафаров // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986; Тазиева К. Мансур Музафаров. Казань, 1994.






Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International