Мансур Мозаффаров (Википедия)

Чыганак: http://tt.wikipedia.org/wiki

Тулы исеме Мансур Әхмәт улы Мозаффаров
Һөнәре композитор, педагог
Туу датасы 6 март 1902
Туу җире Казан
Үлем датасы 20 ноябрь 1966 (64 яшь)
Үлем җире Казан
Әтисе Хуҗиәхмәт мулла
Әнисе Маһруй Мозаффария
Бүләк һәм
премияләре Татарстанның халык артисты (1964),
Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты,
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Мансур Әхмәт улы Мозаффаров — композитор һәм педагог, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе.
Мансур Мозаффаров 1902 елның 6 мартында Казанда Хуҗиәхмәт мулла гаиләсендә туа. Күп тә үтми әтисе вафат була. Мансур әнисе, танылган шагыйрә, кызлар мәктәбендә укытучы Маһруй Мозаффария тәрбиясендә үсә.
1945 елдан Казан консерваториясендә укытучы.
Татарстанның халык артисты (1964), Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950).
Төп иҗат җимеше - «Галиябану» операсы (1940).
Мансур Мозаффаров 1966 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International