"Милли китап" нәшрияты

Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе 1996 елда “Милли китап” дип аталган үз нәшриятын оештырды (173 нче лицензия шул ук елның 17 сентябрендә Татарстанның Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы тарафыннан бирелде).

Ул түбәндәге төр басмалар нәшер итү белән шөгыльләнә:
- китапханәчелек эшенә һәм библиографиягә, китап һәм мәгълүмат гыйлемнәренә караган белешмә басмалар
- һөнәри вакытлы матбугат
- җөмһүриятебез мәдәниятенең төрле юнәлешләрен чагылдырган библиографик һәм әдәбият күрсәткечләре
- җөмһүриятебез китапханәләренең тарихына караган фәнни басмалар
- китапханәләрнең гаммәви (массакүләм) һәм мәгълүмати (информацион) эшчәнлегенә ярдәм итә торган методик материаллар
- Татарстан халыклары тарихының һәм мәдәниятенең әһәмиятле сәхифәләрен яктыртучы фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр 

 «Милли китап» нәшриятының яңа басмалары

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 22 феврале, 15:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International