«Милли китап» нәшриятының яңа басмалары. 2011 ел

 

 Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин: биобиблиогр. күрсәткеч / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. А.Ф.Мәхмүтова; фәнни мөх-ре Т.Г.Дунаева; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2011. – 272 б. – («Татар әдипләре» сер.). – Татар, рус, ингл. телләрендә.

 

Әлеге биобиблиографик күрсәткеч Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татар әдипләре» («Деятели литературы и искусства Татарстана») дип аталган биобиблиографик белешмәләр сериясен дәвам итә. Биобиблиографик белешмә фәнни хезмәткәрләргә, уку-укыту өлкәсендә эшләүчеләргә, китапханә хезмәткәрләренә, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, ТР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар китабын өйрәнүгә, барлауга бөтен гомерен багышлаган күренекле галим Ә.Г.Кәримуллинның фәнни һәм иҗади эшчәнлеге белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәгаенләнә.

 

Бөек Җиңүгә – 65 ел / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. З.Ә.Җамалиева; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2011. – 48 б. – (Республика китапханәләрендә: эш тәҗрибәсеннән; II чыг.)


Җыентык Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 2010 елгы эш хисапларына нигезләнеп төзелде.

 

Сайлаучыларның гражданлык-хокукый культурасын үстерү юнәлешендә китапханәләр эшенә ярдәмлек: методик тәкъдимнәр / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. А.Г.Әхмәтҗанова; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2011. – 88 б. – Рус телендә.


Әлеге басмада китапханә хезмәткәрләренә сайлау кампанияләре вакытында халыкның гражданлык-хокукый культурасын үстерүне максат иткән төрле чаралар оештыру һәм үткәрү буенча тәкъдимнәр тупланган.
Кушымталарда Татарстан Республикасы китапханәләре арасында «Сайлаучыларның гражданлык-хокукый культурасын үстерү буенча эшне иң яхшы оештырган китапханә» дигән исемгә Республика конкурсы үткәрү турында Нигезләмә, сайлауларга караган барлык норматив документлар һәм тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы китапханәләренең әлеге юнәлештәге эш тәҗрибәсе, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комссиясенең инвалидларларга хезмәт күрсәтү буенча тәкъдимнәре, Интернет-ресурслар, шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең массакүләм чаралар үткәрү буенча бай эш тәҗрибәсеннән гамәли материал китерелгән.

 

Телефон белешмәлеге / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе. – Казан: Милли китап, 2011. – 51 б. – Рус телендә.


Белешмәлектә Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларының һәм учреждениеләренең, эре китапханәләрнең, мәгълүмат үзәкләренең һәм шулай ук үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының адреслары һәм телефон номерлары туплап бирелгән.


 

«1812 нче ел күкрәве...» (1812-2012): 1812 нче елгы Ватан сугышында җиңүнең 200 еллыгына багышланган метод.-библиогр. басма / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; автор.-төз. К.Б.Фәтхиева; җав. мөх-ре Р.Ү.Елизарова. – Казан: Милли китап, 2011. – 52 б.: рәс. – Рус телендә.


Тарихка «Рус-француз сугышы» исеме белән кереп калган 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 200 еллыгына багышлап чыгарылган методик-библиографик басма үз эченә сугыш турындагы, Наполеон белән барган бәрелешләрдә батырлык күрсәткән каһарман якташларыбыз да булуын билгеләп үткән материалларны һәм кушымталарны туплаган. Шушы уңайдан юбилей чаралары оештыру өчен тәкъдимнәр бирелгән, төрле мәгълүмат чыганакларында дөнья күргән әдәбиятның исемлекләре, сценарийлар, викториналарны  үз эченә алган кушымталар бик файдалы һәм кызыклы.
Әлеге җыентыкны төрле яшьтәге укучылар белән әңгәмәләр, викториналар, танып-белү сәяхәтләре, тарихи һәм әдәби-музыкаль кичәләр, китап күргәзмәләре, презентацияләр, төрле конкурслар, театральләштерелгән тамашалар үткәргәндә файдаланып була.


 

«2010 нчы ел китабы» конкурсына әдәбият исемлеге. – Казан: Милли китап, 2011. – 11 б.


Татарстан Республикасының Милли китапханәсе 1987 елдан бирле «Ел китабы» конкурсын оештыра. Конкурсның максаты – Татарстан язучыларының әсәрләрен Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләре арасында пропагандалау, китап укучыларның зәвыгын һәм ихтыяҗын өйрәнү, ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләү һәм аларны күбрәк укытуга ирешү. Аерым бер ел дәвамында нәшер ителгән китапларның аннан соңгы бер ел дәвамындагы укылышы Республикабыз районнарындагы, шәһәр-авылларындагы китапханәләрдә китап укучылар формулярларыннан санап билгеләнә.
Әлеге исемлек теге яки бу китапның укылышына бәйле саннарны конкурсның оештыручыларына җиткерү өчен ел саен төзелә.

 

2010 ел – Укытучы елы / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Р.Р.Гаязова; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев.– Казан: Милли китап, 2011. – 60 б. – (Республика китапханәләрендә: эш тәжрибәсеннән; I чыг.) . – Татар телендә.


Җыентык республика үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 2010 елгы эш хисапларына нигезләнеп төзелде.
 

Мәүла Колый поэмалары: «Береккәннәр сыйфаты»; «Хәләл нәфәка эстәгәннәр сыйфаты» / төз. Р.Ф.Мәрдәнов. – 2 нче басма. – Казан: Милли китап, 2011. – 88 б. – («Татар археографиясе» сер.; 1 нче китап). – Татар телендә.


Бу җыентыкта XVII гасыр татар шагыйре Мәүла Колый иҗат иткән ике поэма тексты, аларның табылу тарихы һәм фәнни әһәмияте турындагы мәкаләләр тупланды.
«Татар археографиясе» дип аталган бу махсус сериянең төп максаты – Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган тарихи, әдәби һәм башка язма истәлекләрнең текстларын басмага әзерләп нәшер итү.


 

Мортазина, А.З. Яңгыр моңы: шигырьләр / Альбина Мортазина; мөх-ре Г.Рәхим. – Казан: Милли китап, 2011. – 76 б. – Татар телендә.


Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә,  китапханәче Альбина Мортазинаның бу китабына бүгенге заман, туган ил, туган табигать, якташлар, замандашлар турындагы шигырьләре тупланган.

 

«Бер ялгансыз...»: Рөстәм Кутуй. 1936-2010: метод.-библиогр. ярдәмлек / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; автор-төз. К.Б.Фәтхиева; җав. ред. Р.Ү.Елизарова. – Казан: Милли китап, 2011. – 36 б. – Рус телендә.


Бу ярдәмлек күренекле шагыйрь, язучы, тәрҗемәче Рөстәм Кутуй тормышына һәм иҗатына багышланган. Ярдәмлек ахырындагы кушымталарда төрле мәгълүмати чыганаклардагы басмаларның исемлеге, Р.Кутуйның биографик, тәнкыйди һәм әдәби әсәрләре, вакытлы матбугатта чыккан публикацияләре, тәрҗемәләре, мәкаләләре, чыгышлары, язучының фоторәсемнәре һәм Интернет-чыганаклар исемлекләре бирелгән.
Әлеге ярдәмлек китапханәчеләргә Рөстәм Кутуйның тормышын, иҗатын пропагандалау өчен тәкъдим ителә.

 

Татарстан Милли китапханәсенең мәгълүмат һәм коммуникация хезмәтләре күрсәтүгә караган эшчәнлеген оптимальләштерү. Социологик тикшеренүнең икенче этабы нәтиҗәләре: Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулланучыларын өйрәнү / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Э.Г.Хөсәенова; җав. мөх-ре Р.Ү.Елизарова. – Казан: Милли китап, 2011. – 48 б. – Рус телендә.


Басмада Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулланучыларын өйрәнү нәтиҗәләре гомумиләштерелә. Әлеге өйрәнү бирегә йөрүчеләрнең мәгълүмати-коммуникацион технологияләргә карата ихтыяҗларын канәгатьләндерү, шулай ук китапханәнең кулланучыларга бу төрдәге хезмәтләрне күрсәтүдә мөмкинлекләрен ачыклау максатында үткәрелгән. Кулланучыларның мәгълүмати культурасы дәрәҗәсе һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең аны оештырудагы роле билгеләнгән. Документларны анализлау һәм кулланучылардан сораштыру нигезендә нәтиҗәләр чыгарылган, тәкъдимнәр ясалган. Таблицалар рәвешендәге һәм файдаланылган алымнарны сурәтләгән кушымталар урын алган.

 

Сәяхәтнамәләр / төз. Р.Ф. Мәрданов. – Казан: Милли китап, 2011. – 84 б. – («Татар археографиясе» сер.; 8 нче китап). – Татар телендә.


Бу җыентыкта дүрт сәяхәтнамә: татар сугышчысының 1756 елгы язмасы, 1937-1938 елларга караган Кырым сәяхәтнамәсе, 1945 һәм 1953 еллардагы хаҗ сәфәрләрен тасвирлаган текстлар туплап бирелде.

 

 

Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2012 / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Г.Ш.Җомаголова; җав. мөх-ре Н.Ә.Камбеев; мөх-рләр И.Г.Һадиев, А.Р.Габделхакова. – Казан: Милли китап, 2011. – 151 б. – Татар, рус телләрендә.


Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра.
Ел саен чыга торган бу календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.


 

[Фәезханов Хөсәен]. Кыскача татар тарихы / төз. Р.Ф.Мәрдәнов. – Казан: Милли китап, 2011. – 68 б. – («Татар археографиясе» сер.; 7 нче китап). – Татар телендә.


Моңарчы фән даирәсендә билгесез булып килгән бу хезмәттә Борынгы Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләрендәге вакыйгалар тасвирланган.
Хезмәтнең язылган вакыты 1860 нчы еллар, ә авторы – Хөсәен Фәезханов булган дип исәпләнә.

 

                         

Соңгы яңарту: 2023 елның 22 феврале, 10:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International