Сабантуй корылмалары һәм кирәк-яраклары

1. Сабантуй символы — чигелгән сөлгеләр эленгән колга. Кирәк дип исәпләнгәндә, Сабантуй флагын күтәрү һәм төшерү өчен җайланган тагын бер колга.

2. Озын һәм шомартылган колга. Озынлыгы — 20—22 м, юанлыгы — 20—24 см. Колгага менгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен исәптә тотып, саклык бавы беркетелә.

3. Җиргә казып утыртылган авыш бүрәнә. Аның өстеннән барганда селкенеп торырлык булсын. Калку башы җирдән 2,2 метр биеклектә була, юанлыгы — 25—30 см.

4. Ачык сәхнә, үлчәме — 10x10 метр. Биеклеге —50—100 см.

5. Аркан тартышу өчен ике юан бау.

6. Матур бизәкле чиләкләр, көянтәләр.

7. Бер коштабак, бер катнашучыга 2 л чамасы хисабыннан катык һәм тәңкә.

8. Чиста итеп юылган 10—12 капчык.

9. Берничә дистә агач кашык, йомыркалар.

10. Печән яки салам тутырылган ике капчык. 15—16 см юанлыктагы шома бүрәнәнең ике очын 1—1,2 м озынлыктагы баганаларга беркетәләр.

11. Өч-дүрт чүлмәк, бер күсәк, күзне бәйләргә яулык, яисә тукыма.

12. Көрәшчеләр өчен нык 6—10 сөлге.

13. Колга башына беркетелгән башъяулык яки беркетелгән тартмага әтәч бәйләп куела. Егетләр колгага шуышып менеп, башәтәчне алырга тиеш. Әтәч булмаса, колга башына әтәчнең сүрәте куела. Шул сүрәткә кулын тидергән кеше,бүләккә лаек була.

14. Мәйдан әзерләү өчен: берничә чатыр; төрле татар орнаментлары төшерелгән флажоклардан гирляндалар; көрәшүчеләр өчен якынча 4 х 4 м зурлыгында каты җәймә;
мәйдан тирәли утыргыч-эскәмияләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International