Сабантуй мәйданын әзерләү өчен киңәшләр

1. Төп мәйдан өчен якын тирәләр яхшы күренгән тигез урын сайлана.

2. Мәйданның нәкъ уртасына сабантуй символы — чигелгән сөлге эленгән колга бастырыла.

3. Колгадан төрле якларга мәйдан радиусы буенча флажоклы гирляндалар сузыла.

4. Мәйданның түре билгеләнә һәм шунда Сабантуйда катнашучы мөхтәрәм картлар, оештыручылар утыру өчең төп чатыр корыла. Чатыр эченә өстәл-урындыклар, бүләкләр урнаштыру өчен урын әзерләнә. Сабантуй бәйгеләрен алып бару, белдерүләр ясау өчен тавыш көчәйткечләр, микрофоннар көйләнә.

5. Кирәк дип исәпләнгәндә, төп чатырның бер ягына эстрада сәхнә урнаштырыла, микрофоннар көйләнә.

6. Төп чатыр белән мәйдан символы колгасы арасына көрәш урыны әзерләнә.

7. Төп чатыр артына, бәйгеләрне оештыручылар, килгән мөхтәрәм кунаклар, артистлар бераз ял итеп, ашап-эчеп алсыннар өчен, ярдәмче чатыр корыла.

8. Төп мәйданнан бераз читтә, Сабантуйда катнашучылар иркенләп йөрерлек, башка ярыш-бәйгеләрдә бер-берсенә комачау итмәслек, һәркемгә күренерлек ераклыкта башка: капчык сугышы, тауга йөгереп менү, баганага үрмәләү, сиртмәле бүрәнә буенча йөрү кебек бәйгеләр үткәрү өчен — мәйданчыклар әзерләнә.

9. Гер күтәрү, аркан тартышу, катыктан тәңкә эзләү, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, таяклар белән тартышу, чүлмәк вату кебек бәйгеләр төп мәйданда көрәш барышында үткәрелә.

10. Мәйданнан читтә, ярышлар уздырылмый торган якта, билгеле бер урында сәүдә рәтләре оештырыла. Бу урын мәйдан башланырга ике-өч сәгать алдан ук язылып билгеләнгән булырга тиеш.

11. Сабантуйга килүчеләрнең шәхси автотранспортларын кую өчен җитәрлек, мәйданнан 300—500 метр читтә махсус урын билгеләнә.

12. Мәйдан янына кирәк булганда мөрәҗәгать итү өчен ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы куела. Кирәк дип тапканда, бер милиция машинасы да торырга мөмкин.

13. Ярыш-бәйгеләр барышында тәртип саклау максатларыннан аерым комиссия төзелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International