Ак сөлге (Ренат Харис)

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек / ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Ихтирамымны белгертим
хак сүз белән:
Кунак килсә, каршыладың
ак йөз белән;
дошман килсә, чыкмадың
кулын юарга,
һәм булмадың ак төстәге
сатлык байрак!
И, ак сөлге, беркайчан да
пычранмадың —
күпме сөрттең гаделләрнең
хәлил канын!
Син көрәштең Сабантуйда,
билгә яттың.
Көрәшченең гаделлеге,
көче артты.
Көрәшләргә озатып калдың
син ирләрне,
сау бул, диеп, кулга кушылып
җилфердәдең,
җилфердәдең кызыл туйлар
пар атында,
әверелеп туйның бәхет канатына...
Җеназада син, ак сөлге,
безнең кулда.
Озатасың гүр иясен
соңгы юлга...
Кичерешләрнең таныш сиңа
һәркайсысы,
илемнең һәрбер шатлыгы,
һәр кайгысы.
Син бит үзең дә халкымның
күңеле төсле —
сөттән сеңгән зур пакьлекнең
бер көзгесе.
һәрбер эшнең, һәр ниятнең
өмете — уңыш.
Кешеләрнең нияте зур,
сөлге, булыш!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International