Илеш сабантуе* (Роберт Миңнуллин)

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Кыза гына, кыза сабан туе!
Алыш, ярыш, көрәш — биредә.
Ак сөлгеләр ята тыпырчынып
Илеш ирләренең, билендә.

Атлар килә! Матур атлар килә,
Оныттырып бөтен уенны!
Ә атлары шундый зифа буйлы,
Ә атлары — аккош муенлы.

Атлар килә уйнап! Шул чагында
(Сизмичә дә хәтта калынлы)
Ук шикелле очкан Җирән кашка
Борылмада кинәт абынды.

Өстендәге малай очып төште.
Торып басты. Елап җибәрде.
Авыртканнан түгел, гарьлегеннән,
Кызганганга күрә Җирәнне.


Кочаклашып елаштылар. Аннан
Икесе дә читкә атлады...
Чабыш дәвам итте. Очты гына
Сабантуйның калган атлары!

Онытылды шундук абынган ат.
Бер хакыйкать узды уемнан:
Шул ат кебек бик тиз онтыласың,
Төшеп калсаң әгәр уеннан.

Җиңәргә дә мөмкин иде бит ул.
Ай, кызганып куйдым мин атны.
Җиңүчеләр бизи сабантуйны.
Җиңүләре бизи ир-атны!

Абынса да кемдер, егылса да,
Җиңүчеләр һәрчак табыла.
Тик нишләмәк кирәк, бу дөньяда
Дүрт аяклы ат та абына.

* Кыскартып бирелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International