Сабан туе батыры (Шәүкәт Галиев)

Чыганак: Балалар бакчасы : әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы.- Казан : Раннур, 2003.- 656 б.

Быел батыр кем дисәң,
Батыр калды Шәвәли.
Зур мәйданда берүзе
Басып калды Шәвәли.

Басып калды Шәвәли,
Екты ул барчасын да
Батыр калды Шәвәли
Балалар бакчасында.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International