Сабан туе, сабан туе... (Ләбиб Лерон)

Чыганак : Иң матур сүз : ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.- Казан : Мәгариф. 2000.- 335 б.

Әгәренки-мәгәренки,
Көтмәгәндә алай-болай,
Очар тәлинкәдән ялгыш
Төшеп калса берәр малай...
Нинди булыр икән уе —
Күрсә безнең сабан туен?
Ничек алыр сулышкаен
Күрсә әгәр, ике малай
Капчык белән сугышканын?
Күзе челт-мелт итәр микән,
Күргәч, чүлмәк ваткан чакны?
Тынсыз калып торыр микән,
Күргәч, атлар чапкан чакны?
Ниләр уйлар күрсә әгәр:
Капчык киеп йөгергәнне,
Озын колганың очыннан
Чуар әтәч төшергәнне?
Олы-чага, кызый-мызый,
Авызына кашык кабып,
Шул кашыкка күкәй салып
Йөгергәнне күрсә әгәр,
Торыр микән хәйран калып? ...
Нәп-нәкъ шулай булыр иде,
Миндәй хәйран калыр иде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International