Сабантуй атлары (Салисә Гәрәева)

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Оран салды мәйдан: —
Атлар килә! Атлар килә — чабыш атлары!
Бар микән ул татар йөрәгенең
Атка сокланмаган чаклары?!

Җилдәй җитез, җилбер яллы атлар,
Муеннары — Аккош муены!
Изге йола: көч сынашыр өчен
Атлар чыга Сабан туена...

Ялларына бөдрә башын иеп,
Йөгерек атын куа бер егет.
(Бу дөньяда без бит үзебез дә
Бәйгеләрдә чапкан ат кебек).

Канатлы ат сыйган җаны белән
Авыл йөгерә атлар каршына.
Сабан туйда чапкан малкайларны
Сөлге белән, халкым, каршыла!..

Атлар уза мәйдан уртасына:
Беренчесе... Аннан башкалар —
Алмачуар, кара-туры атлар,
Җилбер яллы җирән кашкалар...

Бер әбинең күрәм юл читендә
Чиккән сөлге тотып торганын:
Сөлгесен ул салыр муенына
Иң ахырдан килгән юрганың...
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International