Тормыш сабантуе (Разил Вәлиев)

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан: Печатный двор,2004.-96 б.

Билне буып без көрәшкә чыктык
Иң беренче булып мәйданга.
Егылсак та, җир күтәрде безне,
Юатырга картлар бар янда.

Яманлыкны күрсәк, Җәлилләрдәй,
Без атылып кердек уртага.
Дөреслекне эшләп дөнья кичтек,
Зарланмадык бер дә юл тарга.

Алда өч юл — әкияттәге кебек...
Бәхетлесен, дидек, кем сайлар? ...
Юл өзелде... Сугыш... Яуга китте
Мылтык буе уйчан малайлар.

Тешне кысып без көрәшкә чыктык
Беренчеләр булып мәйданга,
Үтте сугыш йөрәкләрне таптап,
Күмеп безне яшькә һәм данга.

...Чаба атлар — тормыш сабантуе!
Кемнәр кыю? — Билдән алышыйк!
Малайларның йөрәк түрендәге
Батырлыкны эзләп табышыйк!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International