Әйдә уйна, тальян гармунда (Маһирҗан Нигъмәтҗанов)

Чыганак: Шәһри Казан.- 2011.- 5 июль (№ 73).- Б.11

Бөек Ватан сугышы ветераны

Уйныйк әле тальян гармуннарны
Баяннарыбызга тиң итеп,
Онытылмасын иде безнең тальян
Йөрсен иде тальян ил гизеп.

Уйнадык без тальян гармуннарда
Тукай, Такташ, Сәйдәш хиләрен
Уйнап-җырлап күңел ача идек
Җәйнең матур айлы кичләрен.

Уйныйк әле тальян гармуннарны
Искә алып.егет чакларны,
Ешрак менсен тальян сәхнәләргә,
Онытылмасын аның моңнары.

Әйдә уйныйк әле тальян моңын
Тальян бит ул безнең кулларда,
Тальян моңын яраткан кызларны
Дәртләндерсен Сабан туе да.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International