Иртәгә сабан туе

Чыганак: http://sc-pr.ru/tatar/710-tatar_10.html

Сәхнә милли бизәкләр белән бизәлә. Сәхнә түрендә - челтәрләп эшләнгән тәрәзә. Аңа ак челтәр пәрдәләр эленгән. Сәхнәгә милли киемнәрдән малайлар йөгереп керәләр.

- Ура,иртәгә Сабантуе! Түбән очтан сөрәнчеләр бирегә таба киләләр.

Алып баручы.
Урамда бүләк җыялар,
Сыгыла колга башы.
Кайчакта такмак әйтешеп
Алалар кара-каршы. (Г.Л.)
Әй бүләге, бүләге,
Атлас икән күлмәге.
Шул бүләкне алам дип,
Тибә батыр йөрәге!..

1 нче малай.
Мактыйлар бүләкләрне,
Уены-чыны бергә.
Без ияреп йөрибез,
Калу юк инде бер дә. (Г.Л.)

"Сабан туе" көе яңгырый. Сәхнәгә 8 кыз биеп чыга. Алар биеп бетерүгә,җырлый-җырлый сөрәнчеләр керә. Алдагысы чигүле сөлгеләр бәйләгән колга тоткан. Калганнарының кулларында бизәкле чиләкләр, шарлар, шөлдерләр, гармун.
"Сабан туе" җыры (Халык көе, М.Садри шигыре).


Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык hәм бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп
Бәйрәм итик көн буе.

2 нче малай.
- Дуслар, иртәгә Сабан туе бит. Әйдәгез, бүләкләрне җыеп бетерик!

1 нче малай. Кемдә калдык?
2 нче малай. Әпипәләрдә.
1 нче малай. Киттек алайса Әпипәләргә. ("Сабан туе" җырын дәвам итеп, малайлар, кызлар түгәрәк әйләнәләр. Кызлар белән малайлар кара-каршы басып калалар.)
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар бергә-бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз
Җитсен бөтен гомергә.
3 нче малай (ян тәрәзәгә килә, тәрәзә чиртә).
Әпипә! (Тавыш юк. Аптырап, кулларын җәеп жибәрә, иңсәләрен сикертә.)
Әпипә!
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме:
Сабан туе җитә дип,
Бүләк әзерләдеңме?

4 нче малай. Әпипәу!
Елга суы тирәндер,
Сай жирләре билдәндер;
Җырлап торулар бездәндер,
Бүләк бирү сездәндер.
Бергә. Ә-пи-пә!
Әпипә чыга.
Чиккән алъяпкычтан. Яулыгын чөеп бәйләгән. Кулына, җәеп, чиккән сөлге тоткан. Җырлап-биеп түгәрәк әйләнә.


Сөлге чиктем асыл җепләр белән,
Йөрәк хисен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.
Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
Уртасында чәчәк – гөл генә.
Җиңеп алсаң, егет, бу бүләкне,
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә. (Х.Җ.)

Сөлгене колгага бәйли.

5 нче малай.
Рәхмәт әйтәм шул корабка,
Диңгез кичергән өчен;
Рәхмәт әйтәм Әпипәгә,
Тастымал биргән өчен.

6 нчы малай. Әпипәне биетмичә җибәрмибез, егетләр. (Такмак әйтәләр. Әпипәне биетәләр.)

Бас, кызым Әпипә,
Син басмасаң, мин басам;
Әпипәнең көйләренә
Биеп калыйк, ичмасам.
Бас, кызым, Әпипә,
Син басмасаң, мин басам;

Каршысына бер егет чыга. Парлап бииләр.

Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.
Бас, кызым Әпипә,
Күз тимәсен үзеңә.
Асыл гөлләр үсеп тора
Синең баскан эзеңә.

Соңгы куплетны җырлаганда, Әпипә "чүпләп" бара, ягъни әле бер, әле икенче рәттәгеләр белән әйләнә.

1 нче малай. Нәфисә апа килә!
Нәфисә апа. Исәнмесез, балакайларым! Сабан туена әзерләнәсезмени? Хәерле бәйрәм булсын! Дөньялар тыныч, имин булсын, еллар бәрәкәтле булсын! Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз. Сабантуй бүләгем шушы булыр сезгә, аз булса да, күп итеп алыгыз.
Алъяпкычына төреп тоткан күкәйләрне балаларга өләшә.)
Малайлар.
- Рәхмәт, Нәфисә апа!
- Бүләк биргән кешене бер биетми ярамас.
- Шулай! Дөрес!
Нәфисә апа. Бик биер идем дә, гармуныгызның көе юк.
5 нче малай. Безгә җыр булса да ярый, Нәфисә апа.
Нәфисә апа. Бер дә җырламас идем дә, Сабан туе җырлата шул.
Нәфисә җырлый.
Җырла, җырла, дип әйтәсез
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җырлар өчен
Сандугач теле кирәк.
Җырла, җырла, дип әйтәсез,
Җыр капчыгым ертылган;
Кичә бер җыр откан идем,
Ул да булса онытылган.
Кул чабалар.
Чалгы, яңавычын тотып, түбәтәй-камзулдан, алдына киндер алъяпкыч япкан Закир бабай килеп керә.

Закир бабай. Балалар, ник шаулашасыз, ни бар?
6 нчы малай. Закир бабай, иртәгә Сабан туе бит.
Закир бабай (Ишетми. Кулын колагына куеп, якынрак килеп сорый). Ә, нәрсә дисең?
6 нчы малай. Иртәгә Сабан туе!
Закир бабай. И-и, Сабан туемыни!
Бергә. Әйе, бабай, иртәгә Сабан туе!
Закир бабай. Ярар, алай булса, мә әле, тотып тор әле, улым. (Чалгы-янавычын бер балага тоттыра.) Тарт, улым, гармуныңны!

Закир бии арыганчы, түбәтәе төшкәнче. Балалар, кул чабып, такмак әйтәләр.
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була;
Биегән кеше бай булса да,
Кесә ягы сай була.

Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була;
Бай булмаса, тук була,
Ашарына юк була.

Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була.
Биегән кеше бай булганчы,
Карт алаша тай була.

Закир бабай.
Иске мунча почмагы,
Яңа мунча почмагы;
Җитәр инде, күп биедем,
Егылып китәрмен тагы.
Көлешү, кул чабу.
Яулык чите белән авызын каплап, Хупҗамал әби керә.
Хупҗамал (керә-керешкә). Закирҗан, дим, Закирҗан, бу ни хәл бу? Нишләп олы башың белән кеше көлдереп йөрисең? Язмаганны... Эш калдырып...
Закир бабай. Әй, карчык, иртәгә Сабан туе икән бит. Эш артыннан йөреп, истән дә чыга язган. Яшь чаклар искә төшеп китте бит әле. Әллә, мин әйтәм, көе дә бик күңелгә ятышлы, бер бөтерелеп алыйкмы? Ә? (Карчыгы янына килә, терсәге белән кабыргасына төртә.)
Хупҗамал (кулын этеп). Әй, шушыны, гомер буе акыл керә белмәде инде үзенә.
Балалар. Я инде, Хупжамал әби, ялындырып тормагыз, бер биегез инде.
Закир бабай (гармунчыга борылып). Сиптер, улым!
Әби белән бабай биеп китәләр. Балалар кул чабып жырлыйлар.
Биючеләр, биегез,
Матур безнең, көебез;
Биегез, биегез,
Матур булсын илебез.
Җепсез орчык эрлисез,
Әрле-бирле йөрисез;
Бигрәк оста биисез,
Күз тияр дип белмисез.
Барысы бергә бииләр.

Тыпыр-тыпыр тыпырдашып
Бергә басыек әле.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачыек әле.
1нче малай.
Безләр килдек, ай, сезләргә,
Тастымаллар бирдегез безләргә;
Тастымаллар бирдегез, ай, безләргә,
Алла исәнлек бирсен сезләргә.
Бергә. Амин! Шулай булсын!
"Сабан туе" җырын җырлап чыгып китәләр.

Алып баручы.
Шатлыклар – күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә,
Килегез, дуслар, кунакка,
Иртәгә
Сабан туе була бездә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International