Тарихы гасырларга тоташа

Чыганак: Татар иле.- 2006.- № 25 (698).- Б. 3.

Язгы бәйрәм - Сабан туеның барлыкка килүен, формалашуын, үсүен ел фасыллары һәм татар халкының гаять үзенчәлекле рухи һәм мәдәни мирасы арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыручы календарь йолаларның бер өлеше итеп карарга кирәк. Язның килүе хакында ераклардан очып кайткан кара каргалар хәбәр иткән (шуның хөрмәтенә Сабан туе алдыннан "Карга боткасы" дигән йола башкарылган). Фәкать Нәүруз, Җыен, Сөмбелә, Нардуган һәм. еллык хезмәт циклына туры килүче башка бәйрәмнәрнең асылына комплекслы анализ ясаганда гына аны тарихи яктан өйрәнү өчен яңа юллар ачарга мөмкин.

Сабан туе кайчан, кайда барлыкка килгән, аның тамырлары кая барып тоташа? Кызганыч ки, без хәзерге вакытта аның башлангыч чорын тәгаен генә атый алмыйбыз. VI гасыр ахырына караган "Вэйшу" дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне үз ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары хакында кызыклы мәгълүмат теркәлгән.
(Безнең төбәктә электә Сабан туе уздыру хакында Татарстан Республикасы Әлки районы Иске Сәлман авылында 1979 елның июлендә Ф. Хәкимҗанов тарафыннан табылган болгар чоры кабер ташы сөйли. Анда 1292 ел - моннан 711 ел элек! -дигән дата куелган, һәм, ниһаять, Казан татарларының язгы "Свая бәйрәме" XVI гасырга караган "Казан ханлыгы тарихында" да искә алына.).
Бәйрәмнең атамасын тәшкил иткән "сабан" һәм "туй" дигән борынгы төрки сүзләргә лингвистик анализ, аны башка төрки халыкларның ел фасылларына бәйле охшаш бәйрәмнәре белән чагыштыру Сабан туеның барлыкка килгән чорында ук табигатьнең уянуы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй булуы хакында сөйли. Аның нигезендә, дөньяның башка халыкларындагы кебек үк, борынгы төрки кабиләләрендә яшәп килгән йола - табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы-нәсел-ыруның яңаруы, аның көч-кодрәте һәм байлыгы артуы - гомумән табигатьнең яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә уздырылган. Сабан туена бәйле күп кенә йолалар безнең борынгы бабаларыбызның тормышы таулар белән бәйле булуы хакында сөйли. Әлеге бәйрәм ярышларын уздыру урынын кайбер җирләрдә "бәйге" (көч сынашу урыны), ә кайбер төбәкләрдә "сабан" дип атаганнар. Ул татар авылларындагы йортлар һәм каралты-кураларның урнашу тәртибендә, шулай ук, кабер өсләрендәге курганнар кебек үк, түгәрәк рәвешендә булган, ягъни ерак бабаларыбызның кояшка табынуында чагылган һәм галәмнең мәңгелеген символлаштырган. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г, Тукай үзенең мәшһүр "Шүрәле"сендә мәйданны, Сабан туе һәм Җыен белән беррәттән, аерым бәйрәм дип атый.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр, дип, уйларым:
Башта Сабан туе мәйданында. фәкать ирләр генә катнашкан, андагы уеннар һәм ярышлар, бигрәк тә сөлге тотып көрәш һәм ат чабышлары (ат кояшка тиңләштерелгән), изгеләштерелгән характерда булган дип фаразларга нигез бар.
Тауга каршы йөгерү (дөнья агачы кебек үк, тау борынгы төркиләрдә күк белән җирне, Тәңре белән аңа табынган кешеләрне тоташтырып торучы чара дип исәпләнелгән), җәядән ату (беренче язгы кояш символы), шар сугу - шулай ук кояш символына бәйле, аркан тарту (мифологик өске дөнья белән бәйләнеш символы), йомырка куелган кашыкны авызга кабып йөгерү (күк һәм җир, тормыш, өмет һәм уңыш символы), "сөрән сугу" (ат белән бүләк, кагыйдә буларак, йомырка җыю, шуннан соң бүләк җыючыны куып тоту уены башланган) кебек ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрнең өлешенә әверелгән ярышлар һәм уеннар Сабан туе программаларында бик борынгы заманнардан ук сакланып килгәннәр. Шулай ук бер генә Сабан туе да баганага яисә колгага үрмәләп менү ярышыннан башка узмый. Башка күп кенә халыклардагы кебек үк төркиләрдә дә багана - мул уңыш, ә багана очына куела торган бүләк - әтәч кояшны символлаштырган. Кагыйдә буларак, багананы түгәрәк рәвешендәге мәйдан уртасына утыртканнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Сабан туе бәйрәмендә "түгәрәк уен", "түгәрәк", "әйлән-бәйлән" һәм башка төрле уеннар, биюләр башкарыла. Тагын бер момент игътибарга лаеклы: күчмә халыкларга хас булганча, Сабан туен елга буендагы болыннарда һәм урман-күлләр тирәсендә, тау итәкләрендә уздыру хәзерге вакытка кадәр сакланган.
Сабан туе йолаларын уздыру вакыты да канунлаштырылган булган, аның ярышларын һәм уеннарын үткәрү, җыр-биюләр башкару тәртибе дә күп гасырлар дәвамында үзгәрмәгән. Болар бар да халыкның бик борынгыдан калыплашкан тәрбия системасы хакында сөйлиләр. Аларда шулай ук нәселне дәвам итү, яшәешнең мәңгелеге хакындагы планетар идея дә ачык чагыла. Әйтик, ярышларны балалар һәм аксакалларның ачып җибәрүе, узган елгы Сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрнең бәйрәмгә атап аның иң зур һәм әһәмиятле бүләге булган чиккән сөлге бирүләре һ.б. Хәзерге Сабан туенда яңа өйләнешүчеләрне, дөньяга килгән сабый-нарасыйларны, өлкән яшьтәгеләрне котлау, мәйдан тирәли .бәйрәмгә ният кылып чиккән сөлгеләрен тоткан яшь киленнәр парады үткәрү традицияләре дә ул йолаларны табигый рәвештә тулыландыра килә. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар җыю һәм өләшү, Сабан туе батырына тәкә бүләк итү кебек йола игеннәр муллыгын, терлек-туарның үрчүен тәэмин итүне күздә тоткан һәм ул мәҗүсилек заманнарында күк һәм кояш Тәңресенә корбан китерүне алмаштырган. Ул татарларда "келә кылу" буларак та билгеле. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бүләк бирүнең асылы, ягъни китерәсе корбанны аның башка төре белән алыштыру идеясе Сабан туена бүләк җыйганда төп нигез булып тора. Егетләрнең (аларны "бирнә җыючылар", "сөлге җыючылар" дип атаганнар) кыңгыраулы атларда бүләк җыюы үзе үк бәйрәм төсен ала, җыр һәм уен-көлке белән бара. һәм бу бүләкләр бирүченең дә, алучының да иң мөкатдәс теләкләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итүче тылсым көченә ия булган әйберләр дип кабул ителә. Халык бәйрәменең төп принцибы да нәкъ менә шушы изге гамәлгә кайтып кала - Сабан туе мәйданыннан бер генә кеше дә бүләксез китәргә тиеш түгел. Әйтик, безнең борынгы бабаларыбызда сарык тәкәсе саба (сабан) дигән изге савыттагы кымыз, әйрән яисә сөт белән бергә Тәңрегә корбанга китерелә торган хайван булган. Себер галим нәре фаразлавы буенча, борынгы бәйрәмебезнең исеме дә нәкъ менә шушы йолага барып тоташа. Димәк, Сабан туе алып-батыры халкыбызның иң изге бүләге илаһи күк тәкәгә лаек булган олуг зат. Борынгы төркиләрдә Тәңренең җирдәге илчесе итеп саналган яңа сайланган хан кебек үк, Сабан туе батыры да, тәкәне тере кояш кебек баш өстенә күтәреп, йола буенча түгәрәк мәйданны әйләнеп чыга. Азактан килгән йөгерүчене дә, ярыш атын да өлешсез калдырмыйлар. Әйтик, ул атның муенына һәр кеше чиккән сөлгеләр һәм кулъяулыклар бәйләргә тырыша. Беренче карашка әллә ни әһәмиятле булмаган йолада ха-лыкның олы җанлылыгы, киң күңеллеге чагыла. "Нәзер аты" буларак мәгълүм әлеге йоланың нигезенә тагын да тирәнрәк мәгънә салынган. Ул бәла-казадан котылу һәм бу якты дөньядан киткән әби-бабаларның рухларын олылау, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән бәйле.
Улларын, ирләрен, абый-энеләрен яу кырларында югалткан әбиләребезнең, әниләребезнең, тол хатыннарның "Нәзер аты”на бүләк бирүләрен сугыштан соңгы елларда миңа да бик еш әрнү белән күзәтергә туры килде. Йоланы үтәгәндә алар, ярышта арттан килгән аргамак кебек, кадерле кешеләренең дә соңга калып булса да кайтуларын телиләр иде. Бу хәл фольклорда да, татар әдипләренең әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Халык шагыйре С. Хәкимнең шигыре нәкъ шулай "Нәзер аты" дип атала да. Аерым алганда, анда шундый юллар бар:
Миңлебикә арттан килгән атка
Әйтә ел да нәзер:
"Язгы ямьле сабан туйларына
Кайтып керер Назир...". ...
Шаулап торган мәйдан
уртасында
Сагынып елады ул.
Бар гәүдәсе белән ат муенына
Сарылып елады ул.
Кайта юлдан Миңлебикә, кайта
Боек нәзер аты;
Соңлап хәбәр китергәне өчен
Исеме: Назир аты...
Олы бәйрәмебезнең әһәмиятен арттыра, эчтәлеген баета торган борынгы йолалар нигезендә шундый тирән фәлсәфи мәгънә ята. Татар халкы аларның тәңречелек чорына кагылышлы чын асылын, килеп чыгу сәбәпләрен, символик мәгънәләрен заманында бик оста һәм тирән итеп Сабан туе тамашасына кертеп яшерә алган. Соңрак, вакытлар узу белән, дин әһелләре, Сабан туена, Җыенга каршы торган башка көчләр һәм хәтта аерым галимнәр аны сый-хөрмәткә мул булган, татар аш-сулары белән сыйлана торган, язгы кыр эшләре башлану уңаеннан уздырылучы милли сәнгать һәм спорт бәйрәме - "праздник плуга", рәвешендә генә шәрехләүгә кайтарып калдырганнар. Асылда бу, Сабан туена, татарлардагы ыруның изге билгесе ак бүре кебек, төрки телле кабиләләр мохитендә бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, үзенең үсешендә камилләшә һәм: байый барып, гасырлар чоңгылыннан безнең көннәргә кадәр килеп җитәргә мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта нәкъ Сабан туе мәдәни мирасыбызның иң күркәм үрнәкләрен - халыкның җырларын һәм биюләрен, уеннарын, ярышларын, гаять үзенчәлекле физик күнегүләрен саклап калган. Соңгы елларда уздырылган Сабан туйлары программасында гадәти буларак, спортның егермедән артык милли төрләре, уеннар һәм ярышлар урын ала. Аларның кайберләре халыкара бәйгеләр белән кушылып китте һәм гомум кабул ителгән, кагыйдәләр нигезендә уздырыла. Икенчеләре хәзерге спортка хас сыйфатлар белән тулыландылар һәм төгәл кагыйдәләргә буйсыналар. Физик тәрбия бирүдә әһәмиятле булган кайбер халыкчан спорт төрләре фәкать әлеге бәйрәмнең йөзек кашы булып кала бирә. Ә аерым өлешләре татар халкының уен фольклоры буларак кына файдаланыла.
Безнең карашка, кайбер уен төрләренең кагыйдәләрен халыкара стандартка җиткерергә кирәк, Мәсәлән, сөлге тотып көрәшү буенча үзбәкләр һәм кыргызлар берничә ел инде дөнья чемпионаты уздыралар. Ә бу мәсьәләдә без алардан арттарак калабыз. Борын-борыннан Сабан туеның күрке булган кәшәкә, чәүгән уйнау, казакъ халкының бер дастанында "Җитте бүген Бохар угы куеп, тартыр көннәр Болгар җәясен" дип мәңгеләштерелгән җәядән ату кебек милли спорт төрләрен кабат торгызып, аны халыкара спорт мәйданына алып чыгу чоры җитте.
Мәгълүм ки, Сабан туе спорт бәйрәме генә түгел. Шуңа күрә анда халыкның борынгы традицион әйлән-бәйлән уеннарын, биюләрен, акыннар һәм чәчәннәрнең үзара әйтешү ярышларын янә торгызыр вакыт җитте. Туксанынчы еллар башында "Шәһри Казан" газетасы тарафыннан, кичке Сабан туйлары уздыру тәҗрибәсен файдаланып, Татарстан башкаласы Казанда гомумреспублика Сабан туен оештыру әлеге юнәлештә җитди адым булыр иде.
Дөрес, соңгы елларда Сабан туйларының эчтәлеге баюы, традицион йолаларның киңрәк тарала баруы күзәтелә. Иң куанычлысы, бу күркәм бәйрәм хәзер кечкенә авылларда да, дөньяның татарлар тупланып яши торган бик күп төбәкләрендә дә уздырыла башлады. Россиядәге милли мәдәни автономияләр кысаллрында алар шулай ук зур оешканлык белән, чын милли рухта үтәләр, Татарстан хөкүмәтенең рәсми делегацияләре Россиянең күп шәһәрләрендә булып, бу олы тантаналарда катнашып, милли һәм рухи багланышларыбызны ныгытуга зур өлеш кертә. Шулай итеп, Сабан туе үзенең чын милли йөзен саклап, Россия һәм дөнья халыкларының да уртак бәйрәменә әверелеп бара, җәмгыятебездә татулык, бердәмлек социаль тотрыклылык саклауга хезмәт итә. Халкыбызның гасырдан-гасырга күчеп, яңа төсләр һәм аһәңнәр белән баеп, камилләшеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бу олы мөкатдәс бәйрәме тарихына, үсешенә бәйле мәсьәләләрнең 2000 елда ЮНЕСКО программасы кысаларында "Казан: гасырлар һәм цивилизацияләр диалогы" исеме белән узган абруйлы халыкара фәнни-гамәли конференциядә каралуы бездә горурлык хисләре уята. Анда чыгыш ясап, әлеге бердәнбер саналган Тынычлык культурасы институты ректоры, профессор, академик Э.Таһиров ассызыклап әйткәнчә: "... Халыкның тынычлык һәм иминлеккә омтылышын чагылдыручы иң борынгы һәм сыналган формаларның берсе - ул, әлбәттә, Сабан туе. Борынгы юнаннарның Олимпия уеннары традицияләрен дәвам итеп, борынгы төрки йолаларның иң күркәм һәм яшәүчән өлешләрен үз эченә алып, Сабан туе Идел Болгарстаны чорында ук кешеләрнең яз килү һәм язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан шатланып күңел ача торган күмәк бәйрәме буларак формалашты. Ул Казан ханлыгы чорларында ук гомумхалык бәйрәме дигән иң югары статус алды. Тынычлык принципларын саклау һәм һәрдаим яңартып тору, иминлек, татулык идеясен һәм кешелек кыйммәтләрен алга сөрү, табигать белән, үз-үзең белән, кешеләр белән килешеп һәм аңлашып яшәү, ел саен зур эшләр алдыннан рәхәтләнеп ял һәм күңел ачып алу - Сабан туеның иң югары әхлакый асылы шунда".
Халкыбызның ел фасыллары белән бәйле бәйрәм итү культурасын кырык елдан артык өйрәнгән кеше буларак, мин ЮНЕСКОның Сабан туен кешелек дөньясының тарихи-мәдәни мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсен караячагы хакындагы хәбәрне аеруча горурланып һәм шатланып каршы алдым. Сабан туен шундый абруйлы халыкара оешма дәрәҗәсендә күтәреп чыгу факты үзе генә дә иҗтимагый тормышыбызда зур вакыйга. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе дә бу юнәлештә шактый эш башкара. Әйтик, Төркия, Мисыр, Кытай, Швеция кебек илләрнең шундый оешмалары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Кыска гына вакыт эчендә халкыбыз мәдәниятенең борынгы ядкаре булган Сабан туе, аның уеннарының тарихы белән бәйле кызыклы һәм бай мәгълүмат алуга ирешелде. Без бу хакта укучыларны "Гасырлар авазы - Эхо веков" дигән фәнни-документаль журнал битләрендә "Сабан туе һәм ЮНЕСКО" рубрикасында таныштырып бара башладык.
Халкыбызда, "Татар барда - Сабан туе бар" дигән әйтем яшәп килә. Әмма, барлык халыкларны күздә тотып фикер йөрткәндә ул тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия: халык яшәгәндә аның бәйрәмнәре дә яши.
Сабан туеның идеологиясе, тарихы, аның үсеше белән бәйле кайбер проблемалар хакында югарыда бәян ителгән фикерләрне автор "Милли Сабан туе бәйрәмен ЮНЕСКОның Халык авыз иҗаты һәм кешелекнең рухи мирасы җәүһәрләре исемлегенә кертергә тәкъдим итү турында" дигән көн тәртибе белән узган Халык депутатларының Казан шәһәр Советы сессиясендә, III Бөтендөнья татар конгрессының "Фән, мәгариф һәм мәдәният" секциясендә, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе татар милли мәдәни автономияләре җитәкчеләре өчен оештырылган семинарында ясаган чыгышларында җентекле шәрехләде, һәм алар, тулаем алганда, әлеге хезмәтнең төп эчтәлегенә аваздаш. Шул ук вакытта хәзерге бәйрәм идеологиясенең асылын тәшкил итүче сыйфатларына аерым игътибар бирелде. Бу, беренче чиратта, бәйрәмнең һәркем өчен ачык булуында. Теләгән һәр кеше Сабан туеның барлык уеннарында актив катнаша ала, ә мондый мөмкинлек, үз чиратында, халыкның рухи тормышын баета, физик чыныгу алуга этәргеч ясый.

Дамир ШӘРӘФЕТДИНОВ,
тарих фәннәре кандидаты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International