Хуш киләсең, Сабантуй!

Чыганак: http://www.tatary-urala.ru/

Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм. Тикшерүләр шуны раслый. Багдадтан Болгарга илче буларак килгән таныклы тикшерүче Ибн Фадлан 921 елны ук үз хезмәтләрендә бу күркәм бәйрәмне тасвирлый. Татарстанның Әлки районында да галимнәр кабер ташы таба. Таштагы язуда мәрхүмнең 1120 елны Сабантуй көнендә вафат булуы турында сүз бара.
Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, апрель аенда бәйрәм итсәләр, хәзер инде – июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә.
Сабантуйны бәйрәм итү чыганаклары тарих төпкеленә барып тоташып, авыл хуҗалыгы эшләре белән тыгыз бәйләнгән. Бу турыда аның исеме дә сөйли: Сабан, туй. Шулай итеп, Сабантуйның мәгънәсе – “сабан ашлыгы хөрмәтенә тантана”. Йоланың беренчел максаты, мөгаен, уңыш хуҗалары булып саналган рухларның күңелен күрү, алардан яңа уңыш елында бай уңыш сорау булгандыр.

Сабантуй безнең көннәрдә
Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бары тик авыр сугыш елларында гына ул вакытлыча тукталып тора. Әмма, тынычлык урнашу белән, халык тагын да бәйрәм тантанасына ашыккан.
Дөрес, тормышта булган үзгәрешләр аны үзгәртмичә калмый: тормыш-көнкүрештә күренгән аермалыклар югалып, күп кенә уртаклыклар барлыкка килә. Мәсәлән, үткәрү көннәрендә – Сабантуйны язгы кыр эшләре тәмамлангач, печәнгә төшәр алдыннан, авыл халкына җәйге вакытта бераз ял бирү максатыннан, җәен үткәрү гадәткә керә.
Тагы да шунысына тукталасы килә - Сабантуй үткәрүнең бердәм билгеле бер формасы барлыкка килә яисә борынгы йолалар яңалары белән алышына, элеккегеләре бүгенге көндә кулланылмый башлый.
Мәсәлән, бүгенге көндә “ботка” пешерү өчен азык-төлек җыю юкка чыкты – тары боткасы, карга боткасы... Йорт буйлап буялган йомыркалар җыю гадәтен дә хәзер күрмәссең, яисә балалар тарафыннан башкарылган йола моментлары хәзер бәйрәмнән төшеп калган.
Бүгенге Сабантуй халык тарафыннан милли бәйрәм буларак кабул ителә. Аны хәзер дә татарлар ата-бабадан калган тантана буларак кабул итә.
Сабантуй дәүләт бәйрәме буларак Хәзер Сабантуй дәүләт бәйрәме статусын алды: чара үткәрү вакыты, урыны турында карарлар, указлар чыгарыла, югары рангтагы җитәкчеләр арасыннан оештыру комитетлары билгеләнә (авыл, поселок, шәһәр, республика, өлкә), финанслау чыганаклары күрсәтелә. Борынгы бәйрәм, шулай итеп, әкренләп яңа заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шунысын да әйтеп китү мөһим: гасырдан-гасырга күчеп килгән тантананың төп нигезе саклана, буынннан-буынга тапшырылып килә.
Бүген Сабантуй үткәрүнең географиясе киң булуга карамастан, бәйрәм өлешләре бик тә охшаш. Дөрес, шәһәрләрдә ул бер генә көн мәйдан тота, авылларда исә ике өлештән тора – бүләк җыю һәм мәйданнан. Моннан тыш, авылда ул кунакка йөрү чоры да – туганнар белән, дуслар, якыннар очрашу. Шул сәбәпле бәйрәмгә әзерлек алдан башлана – мичләр агартыла, йорт-кура тәртипкә китерелә, кунакларга бәйрәм табыны әзерләнә. Бик сирәк йортка гына кунаклар килмичә кала.

Бүләк җыю
Бүләкләрне, гадәттә, Сабантуй иртәгә була дигән көнне җыялар, авыл зур икән, җомга көн үк башлыйлар. Бүләкләр җыю - әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Ә егетләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар башкара. Халык авыз иҗатыннан андый такмакларны сезгә дә әйтеп үтәбез:

Сабантуй такмаклары
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме;
Сабан туе җитә диеп,
Бүләк әзерләдеңме?

Идел суы тирәндер,
Сай җирләре билдәндер;
Җырлап тору – бездәндер,
Бүләк бирү – сездәндер.

Рәхмәт әйтәм шул корабка,
Диңгезләр кичкән өчен;
Рәхмәт әйтәм яшь киленгә,
Затлы сөлгесе өчен.

Сөлгең аклы, сөлгең аклы,
Сөлгең аклы-шакмаклы;
Әллә урап алыйм микән
Сез йөрегән сукмакны?

Атларым, йөгәннәрем,
Атларда йөргәннәрем;
Сабан туе житә диеп,
Шатланып йөргәннәрем.
Бүләкләр күп җыела. Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге аерым алына. Йола буенча алар чигелгән сөлге бүләк итә. Әмма, чигү йоласы көнкүрештән югалганлыктан, бүгенге киленнәр, фабрикада тукылган сөлге бирүгә караганда, сабантуйга ирләр күлмәге бүләк итүне мәртәбәлерәк саный. Кызганычка каршы, бу очракта бүләкнең әхлаки мәгънәсе югалуын әйтеп китәргә кирәк. Чөнки элек һәр килен үзе чиккән сөлгенең сабантуй батырына биреләчәген белеп, аңа бөтен осталыгын, тырышлыгын сала. Сөлгегә карап киленнең уңганлыгын билгели торган булганнар. Шуңа да сөлгенең иң матуры батыр җилкәсенә кунаклаган. Бу - бүләк әзерләүче киленгә иң зур мактау булган.
Йомырка җыю йоласы да кайбер җирләрдә бүгенге көнгә кадәр сакланган. Аларны бүләк урынына да, бүләккә өстәп тә бирәләр. Йомыркаларны чиләкләп җыялар. Бүләкләрне җыеп бетергәннән соң, үсмерләр, егетләр тагы да бер тапкыр авылны урыйлар, халыкка күпме бүләк җыйганын күрсәтәләр.
Мәйдан кайсыбер авылларда исә сабантуй мәйданы махсус сайланыла һәм бәйрәм ел саен шушы территориядә генә үтә, ярыш төрләре өчен махсус җиһазландырыла, тамашачылар өчен утыргычлар әзерләнә. Сабантуй көнне мәйданга призлар тулы өстәлләр куела, сату палаткалары чыга, буфетлар эшли.
Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң аның күңел ачу өлеше башлана: җырчылар, биючеләр чыгыш ясый.
Концерттан соң аерым ярыш төрләре үтәчәк вакыт һәм урын игълан ителә: ярыш, уен төрләре күп, бәйрәм программасы зур булганлыклан, алрның барысын да бер мәйданда гына үткәрү мөмкин хәл түгел. Әмма ярышта җиңүчеләргә призлар бар халык алдында мәйданда тапшырыла.
Элеккеге кебек, сабантуйның иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып, бүген дә милли көрәш кала. Гадәттә аны мәктәпкәчә яшьтәге ике малай, яисә олы яшьтәге картлар башлап җибәрә. Аннары көрәш келәменә укучы малайлар, үсмерләр, урта яшьтәге ирләр чыга.
Көрәшнең иң кызган чагы булып батырлар арасындагы бил алыш санала. Ә инде келәмдә Сабантуй батыры исеменә дәгъва итүче ике көрәшче калганда, мәйдан ду килә. Сабантуй батыры бәйрәмнең иң зур бүләгенә лаек була. Бүген аларга гадәттә автомобильләр, көнкүреш электр техникасы, келәмнәр, кер юу машиналары һ.б. бирелә. Йола буенча тере тәкә дә җилкәләренә салына.
Шунысын да әйтеп китү кирәк, зур спортта танылган батырларның күпчелеге беренче адымнарын сабантуй мәйданында ясаган.
Бер үк вакытта җырчылар, биючеләр дә дә ярыша. Яшьләр түгәрәккә басып җырлый, биюләр оештыра. Сабантуйның бер үзенчәлеге дә бар – ярышта катнашырга теләгән һәр кеше үзенең көчен сыный ала. Чыгыш ясаучыларның һәм тамашачыларның бердәмлеге Сабантуйны чын бәйрәмгә әверелдерә.
Русиядән читтә үткәрелгән Сабантуйлар Русиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда үткәрелә. Бу бәйрәм Татарстанда дәүләт бәйрәме статусында йөрсә, Русиядә федераль тантанага әверелде, күп кенә шәһәрләрнең рәсми бәйрәме дип аталып йөртелә. Русиядән читтә яшәүчеләр өчен ул халыкара милли татар халкы бәйрәме дип аталып йөртелә. Татар җәмәгатьчелеге тәкъдиме белән ул Нью-Йорк, Сан Франциско, Берлин, Монреаль, Прага һәм башка шәһәрләрдә дә оештырыла.
Казанга визит белән килгән ЮНЕСКО генераль директоры татар милли Сабантуен, халыкның сөюен яулаган һәм тере йолага әйләнгән бәйрәмен, ЮНЕСКОның тел һәм матди булмаган мираслар исемлегенә кертү турындагы тәкъдимне яклады.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International