Таяклар белән тартышу

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Ике кеше җиргә кара-каршы утыра һәм аяк табаннарын бер-берсенә тери. Аннан соң алар, кулларын алга сузып, 1 м озынлыкта, 3 см юанлыкта булган таякка тотыналар. Сигнал булу белән, уенчылар бер-берсен тартып торгызырга тырышалар. Җирдән күтәрелүче оттырган була.
Тартышканда кулларны таяктан ычкындырмаска кирәк. Ычкындыручы як оттырган булып санала. Таяксыз, кулга-кул тотышып та ярышырга мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International