Кабатланмас Сәйдәш (А. Алмазова)

Чыганак: Казан утлары.- 2010.- № 12.

XX гасырның 20 нче елларында Татарстанда композиторлык мәктәбе оеша башлый. Солтан Габәши белән Салих Сәйдәшев—әнә шул мәктәпнең башлангыч буынын хасил итәләр. Иҗат эшчәнлеген дә алар икесе бервакытта — С. Габәши Уфада, С. Сәйдәшев Казанда башлап җибәрәләр. Беренчесе — тәүге татар операсын тудырса, хор җитәкчесе һәм мөгаллим булса, икенчесе — музыкаль драма авторы, дирижер. Икесе дә халык яратып җырлый торган җырлар язып киң танылалар.

Ятим калгач, Салих Сәйдәшев апасының гаиләсендә тәрбияләнә. Җизнәсе Шиһап Әхмәров Казанда атаклы журналист һәм иҗтимагый эшлекле була. Ул аңа фортепиано ала, укытучы итеп композитор Заһидулла Яруллинны чакыра. Әлеге һәм соңгы елларда Салих Сәйдәшев күренекле шәхесләр белән таныша һәм аралаша. Алар арасында Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Һ. Такташ, К. Тинчурин, Г. Ибраһимов, Т. Гыйззәтләр бар. Халкыбызның асыл затлары белән аралашу аңа тирән йогынты ясый. Салих Сәйдәшев — махсус музыкаль белем алган беренче татар композиторы. 1915-1918 елларда ул Казан музыкаль училищесында укый. 1918 елдан—гражданнар сугышында, ә 1922 елда Казанга кайткач, татар дәүләт драма театрының дирижеры һәм музыка җитәкчесе вазыйфасына керешә. Бу театр исә «Сәйәр» труппасына нигезләнеп оештырыла.

Бераздан Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә укый башлый. Композиторның иң зур ачышлар ясаган жанры музыкаль драма, музыкаль-драматик әсәр була.

Салих Сәйдәшев иҗатын өч чорга бүлеп карарга мөмкин. Тәүгесе — 1922—1926 елларда куелган спектакльләр. «Галиябану», «Башмагым», «Казан сөлгесе»ндә музыка гаҗәеп дәрәҗәдә фольклор белән тыгыз үрелеп барыла. Иҗатының икенче чоры—20-30 елларда куелган спектакльләр: «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Наемщик», «Кандыр буе». Боларда инде аерым музыкаль номерларга, җыр һәм арияларга, ансамбль вә хор, увертюра вә балет сюиталарына да зур урын бирелгән. Өченче чоры исә Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда язылган әсәрләрдән гыйбарәт. Болар — «Ил», «Чын мәхәббәт».... Элгәреге казанышлары биредә дә үстерелә. Әмма дә иңде музыкаль-театраль жанрда өстенлекле халәткә опера ирешә бара.

Шау-гөр килеп социализм төзегән дәвердәге энергияне, тормыш көчен композитор көйгә күчерә һәм ул яңа дөньяга мәдхия булып яңгырый. Ничә гасырлык кимсетелүләрдән һәм коллыктан соң татар халкы, ниһаять, үзен хөр итеп, башкалар белән тигез хокуклы итеп тоя башлады, киләчәккә өмете ныгыды. Салих Сәйдәшев исә нәкъ менә милләтнең ошбу халәтен музыкада чагылдыра алды.

20-30 елларда бик сирәк спектакльләр генә аның музыкасыннан башка куела иде. Әйе, Сәйдәш бу елларда гаҗәеп күп яза. Татар композиторлары иҗатында бу — сирәк очрый торган күренеш. Сәбәп нидә? Беренчедән, дөньяда моңарчы булмаган вакыйгалар эчендә кайнау, шуның искитмәле көчле тәэсире, икенчедән, илаһи талант һәм яшьлек дәрт-дәрманы. Гаять чибәр, ихлас, һәм тыйнак булган бу затка табигать тарафыннан да музыкаль сәләт юмарт итеп бирелгән. Ә Сәйдәш үзенең тарихи әһәмиятен башына да китермәгәндер, юкса, әсәрләренең сакланышы хакында кайгырткан булыр иде. Аның байтак кына музыкаль әсәрләренең партитурасы да сакланмаган, аерым уен коралларының тавышлары гына калган.

Батырлык һәм пәрварлык образларыннан тыш, татар музыкасына Сәйдәш алып килгән яңалыклар бик күп: бәйрәм һәм мәхәббәт лирикасы, бай шәрекъ чалымнары... Боларның һәммәсе дә милли музыкабызның офыгын киңәйтте, төсмерләрен арттырды. Күтәренке рухтагы бәйрәм рәвешләренә композитор бию такмакларын өсти, хәрби марш һәм канкан чалымнарын куша. Лирик җырларында романс һәм опера арияләре исә милли фольклор традицияләре белән табигый рәвештә үрелеп барыла. Шәрекъ җыры һәм биюләре белән ярашуы да яңа образлар хасил итә. Анын музыкасын үзебезнең татар да, башка милләт вәкилләре дә аңлый, тоя, күңеленә сеңдерә. Урта Азия җөмһүриятләрендә Салих Сәйдәшев музыкасының киң таралуы үзе үк моңа зур дәлил. Аның хакында бу якларда бик күп язалар, аны һәммәсе белә, аны таныйлар, аны яраталар! Композитор үзе дә Урта Азия якларыннан, Урал һәм Себердән кайтып керми, һәркайда ана кадер-хөрмәт күрсәтәләр, олылап озаталар.

Салих Сәйдәшев — һөнәрмәнд инструменталь музыканың нигезен салучы да. Элек җыр-бию фольклорына гына, такмакларга гына яраган уен коралларына ул киң тавыш диапазонына ия булган тантаналы һәм зәвык белән яңгыраган аһәңнәр өсти. Яңа жанрлар—марш, вальс, увертюра, берничә бию көйләреннән төзелгән сюиталарны тудыра һәм үстерә. Мәсәлән, анын «Совет Армиясе маршы» бүген Татарстанның үзенә күрә бер визит карточкасына, эмблемасына әверелде. «Кандыр буе»ндагы «Уңыш бәйрәмендә» сюитасы, «Наемщик»тан «Вальс», «Таһир һәм Зөһрә»дәге «Шәрекъ биюе» һ. б.—моның ачык мисалы.

Тискәре образларны күрсәткәндә дә композитор үз-үзенә тугры: өстен катлау вәкилләренең сурәтләрен музыкада гаять үзенчәлекле алымнар белән гәүдәләндерә. «Зәңгәр шәл» дә, мәсәлән, ишан образы «Бәдавам» мөнәҗәтен көйләгәндә ачыла, пародиягә әверелә. Нәтиҗәдә, надан вә хөсетле зат күз алдына килеп баса.

«Наемщик»та да тискәре образлар кызыклы. Икенче бүлегендәге күренештә гаҗәеп зәвыклы биюләр — «Вальс», «Адажио», «Пастораль» һәм «Мазурка» яңгырый. Ясалма затлылык, тәкәбберлек гади халыкның табигый әһәңе белән капма-каршы килә.

Композиторның әсәрләрендә тора-бара аерым халык уен коралларында башкарылган көйләр ансамбль, яисә ханәи (камера) оркестрына (12-15 кеше) кадәр үзгәреш кичерә. Уен коралларында уйнаучыларның саны кайчагында 30 га да җитә.

Салих Сәйдәшев еш кына ни клавир, ни партитураны да кәгазьгә төшереп калдырмаган. Ул партияләрнең тавышларын гына иҗат иткән, хәтер буенча дирижерлык кылган. Шул рәвешле, партитура туганда ук билгеле бер тембрларда яңгыраган. Мөгаен, музыка язу өчен аның вакыты бик кысынкы булгандыр. Мәгълүм ки, ул елларда театр сезонына 10-12 спектакль чыгарган. Болардан тыш композитор әле бик күп концертларда йә башкаручы, йә дирижер буларак катнашкан, радиода эшләгән, күренекле җәмәгать эшлеклесе булган.

Бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевның иҗади мирасы әле бүгенге көндә дә тулылана тора. Анын иҗатына мөкиббән аһәңсазларыбыз махсус музыкаль әсәрләр багышладылар. «Музыкаль бүләк» (авторы—А. Монасыйпов), «Сәйдәшстан» сюитасы (Р. Еникеев), фантазия һәм парафразлар (А. Миргородский, Р. Абязов, И. Байтирәк)—әнә шундыйлардан.

Әле күптән түгел генә арабыздан киткән күренекле композиторыбыз Алмаз Монасыйпов кайчандыр Салих Сәйдәшев турында болай дигән иде: «Сәйдәш турындагы фильмга музыка язарга тәкъдим иткәч, мин үзем өчен гаҗәеп зур музыкаль ачышлар ясадым. Бөек Сәйдәшне мин яңадан ачтым».

Аида АЛМАЗОВА,
сәнгать фәннәре кандидаты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International