Татарны моң яшәтә (Р. Курамшин)

Чыганак: Ватаным Татарстан.- 2008.- 18 апр.

Фикер

Дөньяны танып белә башлаган илленче еллар башында ук инде радиодан колагыма Салих Сәйдәшевнең илаһи музыкасы керә башлаган иде. Ә мәктәптә укый башлаган 1954 елның декабрь аенда аның вафат булуы турында ишеткәч, әтиемнең: "Шундый мәшһүр композитор 54 яшендә бу якты дөньядан китеп барсын инде..." - дип җылы сүзләр сөйләгәне хәтеремдә калган. Мәктәптә җыр-музыка дәресләре укыткан, төрле уен коралларында уйный белгән әтием бу югалтуның зурлыгын тирәнтен аңлап сөйләгән, әлбәттә.

Ул елларда Сәйдәш җырларын халык яратып тыңлый һәм үзе дә рәхәтләнеп җырлый торган иде. Ә инде аның "Кызыл Армия маршы" халык күңелендә "татар гимны" дәрәҗәсендә йөрде. Авыл клубында була торган төрле концертларда, сабантуйларында без өчәүләшеп (әти аккордеонда, абыем белән мин баянда) шушы маршны уйнагач, тамашачы безне көчле алкышларга күмә иде. Мин туып үскән Горький өлкәсенең (хәзер Нижний Новгород өлкәсе) Сергач төбәгендә 35 ләп татар авылы бар. Шушы авыл мәктәпләренә татар укытучылары әзерләү өчен узган гасырның 20 нче еллары азагында Нижний Новгород шәһәрендә татар педучилищесы ачылды. Ә 30 нчы еллар уртасында укучыларга уңайлырак булсын өчен бу училищены (аның өчен кирпечтән 3 катлы бина төзеп) минем туган авылыма күчерәләр. Сугыш алды елларында педучилищеның укытучылары һәм өлкән курс укучылары көче белән С.Сәйдәшевнең "Наемщик" музыкаль драмасы куела. Бу спектакльне алар училищеда да, авылыбыз клубында да, шулай ук тирә-яктагы татар авылларында да күрсәтәләр. Шул елларда училищеда минем әнием һәм әтиемнең энесе Ваһап абый да укый. Ваһап абый "Наемщик"тан төрле җырларны җырларга ярата. Ә миннән шул спектакльгә кереш музыканы баянда уйнавымны гел сорый иде. Сәйдәш музыкасын яратуы табигый хәл булса да, "Наемщик"тагы музыканы шулай әйбәт белүе мине бераз гаҗәпләндерде. Байтак еллар үткәч, мин шул хакта әниемнән сорап карарга булдым. Ул миңа алда язылган тарихны сөйләде. Баксаң, училищеның чыгарылыш курсында укыганда шушы спектакльдә Ваһап абый да катнашкан икән...

1964 елда урта мәктәпне тәмамлап Казанга укырга килдем. Шул чакларда: "Шулай иртә вафат булмаса, Салих Сәйдәшевне исән килеш күрә алган булыр идем", -дип уйлаганым хәтердә. Әмма үзен күрә алмасам да, аны күреп белгән кешеләр белән күп аралашырга насыйп булды. Казанга килгән елларда ук ул чакта үзенең гаҗәеп милли, моңлы җырлары белән татар дөньясын шаулаткан Фәтхерахман Әхмәдиев белән таныштым. Фәтхерахман абыйга С.Сәйдәшев белән аралашырга да, хәтта аның фатихасын алырга да насыйп була. Мәшһүр композитор яшь егетнең талантын сизә һәм ялгышмый. Фәтхерахман абый белән күрешкән саен Сәйдәш турында сүз чыга иде һәм ул аның турында кеше буларак та, композитор буларак та гел җылы сүзләр генә сөйләде.

Безнең әти-әниләребез буынында Сәйдәш музыкасына битараф кешеләр юк иде. Ә шулай да Салих ага Шамов кебек Сәйдәш иҗатына фанатларча мөкиббән киткән кешене очратканым булмады. Мин аның белән 1971 елда таныштым. Салих абый (ул күренекле язучы Афзал Шамовның энесе) 1941-1945 еллар сугышын башыннан азагына кадәр үтеп, шуннан соң пединститут тәмамлап, гомере буе тарих укытучысы булып эшли. Ул С.Сәйдәшевне сугышка кадәр үк күреп белгән. Салих абый, өлкән яшьтә булуына карамастан, байтак еллар дәвамыңда мәшһүр композиторның исемен мәңгеләштерү, аның иҗатын пропагандалау кебек изге гамәлләрен армый-талмый фидакарьләрчә башкара.

1991 ел. Беркөнне безнең өйгә Салих абый шагыйрь Мәгъсүм Латыйфуллин белән килеп керде һәм: "Рамил энем, Мәгъсүм С.Сәйдәшевкә багышланган бик әйбәт бер шигырь язган. Шуны көйгә салып җыр итәргә кирәк. Мин радиодан синең Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язган "Кичер, болыным" дигән җырыңны үзең башкаруыңда ишеткәнем бар. Миңа калса, син бу шигырьгә дә шундыйрак бер моңлы көй яза алырсың", — дип миңа чигенергә урын калдырмады. "Ярар, тырышып карармын", - дип шигырьне алып калдым. Ул "Үлмәс моңнар" дип атала иде. Көен язгач Салих абый белән Мәгъсүм абыйны тыңлап карарга чакырдым. Уйнап-җырлап күрсәткәч: "Булган бу, без нәкъ шундый җыр булуын теләгән идек", - дип җырны "кабул" иттеләр һәм аны радиофондка яздыруымны теләп калдылар. Бу мөхтәрәм абыйларның теләген мин, әлбәттә, үтәдем.

Кемгә ничектер, "Сәйдәш җырлары" дигәч, шәхсән минем колагымда Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Рәисә Билалова һәм Наҗия Теркулова тавышлары яңгырый башлый, чөнки балачактан ук радиодан ишетеп, шул җырчыларның тавышы күңелдә калган. Ә икенчедән, миңа калса, нәкъ менә шушы күренекле җырчыларыбыз Сәйдәш җырларын эталон дәрәҗәсенә күтәрүче булды.

Соңгы елларда С.Сәйдәшев исемен мәңгеләштерүдә байтак эшләр эшләнде. Ләкин, минемчә, бу изге эштә иң мөһиме - Сәйдәш музыкасының төрле сәхнәләрдән, радио-телевидение эфирларыннан югалмыйча яңгырап торуы. Бу аның өчен иң зур һәйкәл булачак. Сәйдәш моңнарының яңгырап торуы - ул бит әле халкыбызның милли рухын саклап тору дигән сүз де, чөнки бүгенге көндә яңгырый торган җыр-көйлөрнең күпчелеге чынбарлыкта милли рухыбызны җимерүгә юнәлдерелгән ләбаса. Бу уңайдан бер гыйбрәтле мисал китерәсем килә. Миңа күп еллар дәвамында Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасында эшләргә насыйп булды һәм мин һәр концертта берәр Сәйдәш җыры яңгырамый калганын хәтерләмим. Бу, беренчедән, мәшһүр җырчының бөек композиторга карата булган зур ихтирамын күрсәтсә, икенчедән, үз халкының милли рухын саклап калудагы югары җаваплылыгын тирәнтен тоюын аңлатучы дәлил дә бульш тора. Менә бу фидакарьлек яшь буын җырчыларыбызга үрнәк булсын иде.

Рамил КУРАМШИН,
Татарстанның халык артисты


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International