1913—1916— музыкадан, гомуми фәннәрдән хосусый дәресләр ала.
1913—1915— С. Сәйдәшев һәвәскәр музыкантлардан төзелгән милли оркестрларда уйный.
1914— Казан музыка училищесына укырга керә.
1917— Казан музыка училищесының фортепиано бүлегендә укый.
1917—1918— С. Сәйдәшев Буада музыкаль студиядә укыта. Татар һәм чуваш яшьләреннән хорлар оештыра.
1918—1920— Кызыл Армия сафында хезмәт итә
. 1920— Оренбургта «Озын сәфәр» исемле беренче җырын иҗат итә.
1921—1922— Оренбургта Шәрекъ музыка мәктәбе мөдире була.
1922, ноябрь — С. Сәйдәшев Оренбургтан Казанга кайта. Татар дәүләт драма театрында эшли башлый.
1922—1923 — С. Сәйдәшев җитәкчелегендәге симфоник оркестр театр фойесында тәнәфес вакытында татар музыкасыннан төзелгән концертлар бирә. Симфоник оркестр өчен С. Сәйдәшев эшкәрткән халык көйләре башкарыла.
1927, июнь, июль, август — Татар дәүләт академия театрының Мәскәү, Горький һәм Украина шәһәрләрендә гастрольләре. «Таһир-Зөһрә», «Зәңгәр шәл» спектакльләре С. Сәйдәшев дирижерлыгында бара.
1927, 11 декабрь— Ф. Бурнашның «Хөсәен мирза» драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы. «Бибисара җыры» шул көннән башлап халык күңеленә күчә.
1928, 24 ноябрь — Т. Гыйззәтнең драмасы «Наемщик» куела. С. Сәйдәшев музыкасы.
1929, март — С. Сәйдәшев Казан дивизиясенең беренче полкына почетлы кызылармеец итеп теркәлә.
1929, май — Сәйдәшев Сафия Әлнәевага өйләнә.
1929, июнь— Казанда «Булат батыр» исемле нәфис фильм күрсәтелә. Ул С. Сәйдәшев әсәрләреннән өзекләр уйнау белән алып барыла.
1929, 10 август — Татар язучылары белән бергә С. Сәйдәшев тугандаш республикалар белән танышу өчен сәяхәткә чыга. Сәяхәтнең маршруты: Казан, Әстерхан, Махачкала, Баку, Ереван, Тбилиси, Батуми, Симферополь, Харьков, Мәскәү.
1929, 23 август — Бакуда дуслык кичәсе уздырыла. С. Сәйдәшев җитәкчелегендәге оркестр композиторның әсәрләрен башкара.
1929, август — С. Сәйдәшев язучылар белән бергә Ялтада Г. Ибраһимов янында була.
1929, сентябрь — Татар язучылары белән бергә С. Сәйдәшев М. Горький белән очрашуда катнаша.
1929, 15 ноябрь — К. Тинчуринның «Ил» драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы.
1930, 3 январь — Г. Әлмөхәммәтов, С. Габәши, В. Виноградовларның «Сания» операсы куела. С. Сәйдәшев дирижерлык итә.
1930, 12 февраль— С. Сәйдәшевнең улы Нәүфәл туа.
1930, 13—20 июль— Татар дәүләт академия театры милли театрларның Бөтенсоюз олимпиадасында катнаша. К. Тинчуринның «Ил» драмасы күрсәтелә.С. Сәйдәшев музыкасы.
1931, 12, 13, 14, 18 февраль— Г. Әлмөхәммәтов, С. Габәши, В. Виноградовларның «Эшче» операсы куела. С. Сәйдәшев— дирижер.
1932, март— К. Тинчуринның «Кандыр буе» музыкаль спектакле куела. С. Сәйдәшев музыкасы.
1933, май— Татар дәүләт академия театрының Азербайҗан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстан республикаларында гастрольләре. «Зәңгәр шәл», «Наемщик», «Кандыр буе» спектакльләренә С. Сәйдәшев дирижерлык итә.
1933, 25 ноябрь— Сәйдәшевнең 10 еллык иҗади хезмәтенә багышланган концерт. Композиторның иҗаты турында К. Тинчурин сөйли.
1934, январь— С. Сәйдәшев Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга китә.
1934, май— С. Сәйдәшевнең улы Рәләф туа.
1935, 1 февраль— Советларның VII Бөтенсоюз съезды делегатлары өчен Мәскәүнең Зур театры бинасындагы концертта Идел буе хәрби округы татар кызылармеецлары С. Сәйдәшев җитәкчелегендә «Төймә», «Әтнә», «Ирәндек» көйләрен хор белән җырлыйлар. СССР Оборона халык комиссары исеменнән С. Сәйдәшевкә язулы сәгать тапшырыла.
1937, октябрь— С. Сәйдәшевнең улы Рәләф үлә.
1937— С. Сәйдәшев Казанга кайта. Яңадан Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.
1938— С. Сәйдәшевнең улы Эмиль туа.
1939, 3 январь — Т. Гыйззәтнең «Бишбүләк» музыкаль драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы.