Мин Муса Җәлилнең алтмыш еллыгын уздырырга Германия Демократик Республикасына бардым. Күңелдә сәер хис: әгәр, дим, хәзер күзләремне бәйләп, Европа кырларына кертеп җибәрсәләр, Польшаны Шопен моңнары буенча, Германияне Бах органының югарыдан, кешелек дөньясы өстеннән яңгыраган тавышы буенча да барыбер табар идем. Ә үз җиремә, Идел буйларына килеп чыгар өчен миңа Сәйдәш маршының бер генә тапкыр яңгырап китүе дә җитә. Мин ул маршны Бөек Ватан сугышы елларында Калинин фронтының бураннары эченнән ишеттем.. Кешене үстерә, күтәрә, яшәтә, омтылдыра торган илаһи рухлы музыка...
Тукайдан соң шигырь язуы кыен. «Тәфтиләү»дән соң җыр язуы читен. Сәйдәштән соң да шулай. Татар халкының тыйнаклыгы, батырлыгы, күңел байлыгы, моңы, рухының бөеклеге — аларда, халык уен үз күңелләренә алар гаҗәп оста җыйган, алардан соң шуңа күрә җиңел түгел.
Читкә барып чыксак, бездән:
—Сез кем? — дип сорадылар.
Без үзебезнең исемнәребезне әйткәнче:
—Без — Тукай,— дидек.— Без — Такташ, без — Җәлил, без — Сәйдәш,— дидек.