Казан шәһәренең флагы

Чыганак: Ренат Харис. Татарстан символлары.- Казан, «Мәгариф», 2005.- 63 б. Татар, рус, инглиз телләрендә.

Казан ханлыгының (1438 - 1552) флагы флаг сабына арты белән торучы канатлы, дүрт аяклы, уксыман телле һәм койрыклы аждаһа (сазаган) сурәте төшерелгән сары тукыма булган.


Казан губернасының (1708 - 1920) рәсми флагы булмаган.

Казан ханлыгы җирләре, аларны Россия үзенә кушканнан сон, административ-территория статусыннан мәхрүм булалар һәм махсус оештырылган, Россиянен үзәк дәүләт органнарының берсе булган Казан сарае Приказы тарафыннан идарә ителә башлыйлар.
Казан сарае Приказы чорының (XVI гасырның 60 нчы еллары — 1708) рәсми флагы хакында мәгълүмат табылмады.

Казан шәһәренең флагы - иңенә буе 2:3 булган аклы-яшелле турыпочмаклы тукыма. Флагның уртасында Казан гербы. Флаг кинлегенең өске 4/5 өлеше — ак төстә, 1/5 е — яшел төстә һәм аста.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International